Бу көннәрдә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы дөнья күрде, ул “Татарская Мать Чингиза Айтматова” дип атала. Бу документаль китапның татарчасы инде 2015 елда ук басылып чыгып, бик тиз таралып беткән иде. Кыргызстанда яшәүче төрки кардәшләрнең дә теләкләрен искә алып, китап русчага да тәрҗемә ителде, киләчәктә кыргыз һәм төрек телләренә дә тәрҗемәләре көтелә.
Китап Чыңгыз Айтматовның анасы Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында, ул милләте буенча татар, нәселе Кукмара-Мәчкәрә төбәгеннән башлана. Билгеле булганча, Фәүзия Бәйрәмова бу китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар тамырларын ныклап өйрәнә, шул нисбәттән, Россиянең Киров, Малмыж, Казан архивларында, нәсел башы булган Кукмара-Мәчкәрә төбәгендә, шулай ук Кыргызстанның Бишкәк һәм Каракол шәһәрләрендә була, Нәгыймә апаның туганнары, балалары, оныклары, якыннары белән очраша. Ул чор документларының аз саклануы, булганнарының да дөнья буйлап таралып ятуы, Нәгыймә Айтматованың моңа кадәр биографиясе язылмавы да эшне катлауландыра. Фәүзия Бәйрәмовага, тарихчы буларак, ул чорның башка бик күп документларын да җентекләп өйрәнергә, җитешмәгән мәгълүматларны башка чыганаклар аша тулыландырырга, гаилә архивларына, вакытлы матбугатка, Чыңгыз Айтматовның үз әсәрләренә дә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Нәтиҗәдә, документаль фактларга нигезләнгән, шул ук вакытта нечкә лирик хисләр белән язылган фәнни-популяр китап килеп чыккан. Китап җиңел укыла, ул шул чорларның тарихи фотолары һәм документлар белән баетылган, һәм аны башыннан ахырына кадәр Чыңгыз Айтматовның әсәрләре озата бара…
АНА турында китап башкача була да алмый, бигрәк тә, дөньяга Чыңгыз Айтматов кебек даһи талант иясен биргән Татар Анасы турында китап! Быел кешелек дөньясы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Фәүзия Бәйрәмованың бу китабы шушы юбилейга да зур бүләк булып тора, чөнки баласының бәйрәме – ул Ананың да бәйрәме. “Татарская Мать Чингиза Айтматова” китабы дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана, чөнки, әсәрдә әйтелгәнчә, «Кешелекнең башында Ана тора… Кешелекнең сагында Ана тора… Аналар барында дөнья да булачак…”
Фәүзия Бәйрәмова бу китабын шулай ук татар һәм кыргыз халыкларының уртак тарихларына һәм язмышларына, уртак казанышларына һәм киләчәкләренә дә багышлый. Һәм бу китап татар халкының бөеклегенә дан җырлый, Бөек Ефәк Юлы буйлап чыгып китеп, бөтен дөньяга мәгърифәт-иман нуры тараткан, Казаннан – Кытайгача кала һәм салалар салган, китаплар язган, мәчет-мәдрәсәләр тоткан милләтебезгә мәңгелек рәхмәт булып яңгырый. Китапны рус теленә Альберт Кадыйров тәрҗемә иткән. Редакторы – Әнисә Нурисламова. Китапның бизәүче-рәссамы – Ратмир Ахияров. Китапның нәшере һәм басма өчен җаваплы кешесе – Җәмил Сафиуллин.
Китап Фәүзия Бәйрәмованың гаиләсе ярдәме белән, үз хисапларына бастырылды.
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.