Милли шура Президиумы әгъзасы, Чувашия татарлары автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдиновның беренче утырышыннан соң туган фикере:
Милли шура Президиумы утырышының беренче утырышы, БТК, ФНКТ оешмаларының киләчәге турында сөйләшү булды. Җәмгыять безне, президиум утырышы ничек үткәнне, нинди сораулар караганны нык күзәтеп торды һәм интернет ресурсларында үзенә күрә нәтиҗәләрендә ясый башлады.
Мин үзем, әлеге Президиум утырышларының үткәрү системасын булдыру кирәклеген әйттем. Исәп-хисаптан тыш, һәр утырышта бер олы концептуаль милләт соравы булырга тиеш, дәүләт һәм милләт арасында туган сорауларга җавап табу өстендә эшләргә кирәк. Мисал итеп, әлеге утырышта Казандагы татар гимназиясе директоры Камария ханым күтәргән милли мәгариф өлкәсендә кискен туган, татар теле проблемаларын күтәреп, шуңа җавап эзләргә сорар идем.
Татар милләтенең милли музыка уен коралларын җитештерү юк дәрәҗәсендә булуына игътибар бирер идем. Чуашстанда 25 нче октябрьдә “Уйнагыз, гармуннар” исемле милли уен коралларында уйнаучыларның конкурс фестивале уза. Конкурста катнашучылар арасында 1-2 татар талъянкасында уйнаучылар, алары да олы яшьтәгеләр. Массакүләмдә, балалар, яшьләр арасында татарның милли уен кораллары: тальянка, домра, кул-кубыз, курай киң тарала алмый. Сәбәбе, әлеге милли уен кораллары фабрикаларда эшләнми, чит илдән килгәннәре, яки җирле осталар ясаган музыкаль инструментлар массакүләм халыкка сатып-алу өчен бик кыммәт. Шәхси мастер ясаган тальянканың бәясе, азданда 100-150 мең. Никтер безнең бөтен әйбер бәя? Менә, Арча читекләрен генә ал, пары 15-20 меңгә кадәр. Менә алып кара син ул инструментларны, аяк киемнәрен үзешчән сәнгать коллективларына, балалар-яшьләр арасында таратырга. Тальянкада уйнаучылар ансамбле, оркестры ясасаң миллионнар кирәк булачак.
Ни эшләп була?
Иң җиңел ысулы, кытай базары белән сөйләшергә кирәк. Вагон-вагон талъянкаларны һәр берсен 5-10 меңгә, арча читекләрен парын 2-3 меңгә ясап китерергә мөмкиннәр.
Президиум утырышының нигезендә, милләт өчен туган концептуаль сораулар булырга тиеш, һәр утырышта милли шура сорауларга килеп туган җавабын табарга тиеш.
P/S Кызганыч, утырыш тәмамлангач, бер олы кеше: “ Фәрит Абдуллович, Чуашстанда бай кешеләр күп, сорашып кара, алып бирсеннәрн инде үзеңә тальянка”- дип, миңа аңлатып җиңел ысул табып бирде. Тагын бер журналист: “ Фәрит абыйга думра кирәк…” Эх, дуслар, милләттәшләрем ! Эш масса күләм рәвештә татар музыка инструментларын халыкка тарату. Минем үземнең коллективның һәммәсе дә бар, әгәр бирергә теләсәләр шатланып алам. Минем бөтен алган инструментларым, милли киемнәрем бик дәрт белән, нужа белән алынган, без аларның кадерен беләбез.
“Милли шура” һәм аның җитәкчеләре булуына мин шат һәм риза. Иң мөхиме аларның эшләргә теләкләре, дәртләре дә бар.