«Фикер» татар китабы клубында әсәр буенча фикер алышу бу айда ике тапкыр уздырылачак. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чөнки сайлап алынган Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы ике бүлектән тора.
16 октябрьдә, киләсе очрашуда, «Болганчык еллар» бүлеген укыйлар. Башлана 18:30.