tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фикердәшләр җыелган җирдә…
Фикердәшләр җыелган җирдә…

Фикердәшләр җыелган җирдә…

Бүген милли телләрне, гореф-гадәтләрне тарихи мирасны, милләтләрне саклап калу дөньякүләм проблемаларның берсе. Тик, әгәр халык үзе милли телебез, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, мирасыбыз кирәк, ул югалмаска тиеш дип тормаса, дәүләт законнар чыгарып, күп акчалар түксә дә, тырышлык җилгә очып, боз урыныннан кузгалмас. Туган телнең чишмә башы гаиләдә. Бала бишектән үк милли җырлар тыңлап, гаиләсенең туган телдә сөйләшеп-аралашып, гореф-гадәтләргә ихтирамын тоеп яшәргә тиеш.

Моның өчен халыкны төрле чаралар белән уяту, җанландыру, туган телне, халкың тарихын белүнең мөһимлеген төшендерү кирәк. Бу нисбәттән Бөтендөнья Татар Конгрессы, Бөтендөнья “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы гаять киң колачлы, әһәмиятле эшләр башкара. Шундый чараларның берсендә катнашу миңа да насыйп булды.

Язмам газетада басылса  укучылар:”Бу Әминә (апа) һич өендә тормый ахыры” – диярләр. Шулайрак шул. Балалар да : “Әни дөньяны чир баскан чакта өйдә торсаң иде” – диләр. Ә мин “Үлем Аллаһтан, киләсе чир өеңә кереп тә табар” – дим дә чакырган җиргә китәм.

Әле дә шулай булды. Зөлфирә ханым: “Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессы, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының “Фикердәшләр җыелган җирдә” дип аталган җыены була” –диюгә әзерләнә башладым. Ябык якалы, озын итәкле күлмәк, калфак киясе икән. Мин шулай киенәм дә. Безнең яшьтә ачык изү, кыска җиңле күлмәктән йөрүчеләрне һич аңламыйм. Нигә җыерчыкларны, шәлперәйгән тирене яшермәскә. Сирәкләнгән чәчләрне затлы калфак, яулык белән каплап бизәү хәерле.

Быел “Ак калфак”  иҗтимагый оешма төзелүгә 30 ел, үсмер кызлар (16-18яшьлекләр) өчен “Татар кызы” бәйгесе бишенче тапкыр үткәрелгән икән.

Кузгалдык казан каласына. Юллар яхшы, автобус җылы.

Табигать белән хозурланып, Гөлсем ханымның вәгазьләрен тыңлап, Мәгъмүрә ханымның мәзәкләреннән рәхәтләнеп көлешеп, “Туган авылым” комплексына килеп җиттек. Биредә татар халкының бренды – кулдан бәйләнгән затлы Оренбург шәлләре күргәзмәсен карадык, теләгәннәр сатып та алды. Шулчак хәтеремә Муса Җәлил эзләре буйлап йөргәндә Оренбург музеенда Ленин портреты бәйләнгән зур шәл янында сокланып басып торуым искә төште. Каргалы авылында затлы мамык кәҗәләрен дә күргән идек.

Чараның төп өлеше Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театрында буласы. Менә яшьләр театрын күрү бәхете дә елмайды. Ишектән керүгә йөрәкләрне җилкендерүче җыр тын калырга мәҗбүр итте. Җырлаучысын эзлибез. Бәләкәй генә буйлы ханым икән, микрофонсыз залны яңгыратып җыр суза, янәшәсендә ахирәтләре басып җырны күтәреп алдылар. Һәркем нигә килүен дә онытып җыр тыңлый, кушылып җырлап та җибәрәбез. Шунда безне залга дәштеләр.

Ни өчен  “Фикердәшләр җыелган җирдә?” Чөнки биредә Татар халкы тарихына, теленә, мәдәниятенә, диненә битараф булмаган илебезнең төрле кыйтгаларыннан галимнәр, дин әһелләре, ханымнар, үсмер кызлар, әти-әниләр катнашты.

Кичәне ачып Кадрия Рәис кызы: “Без Татар Конгрессы ирләре җилкәсенә сыенып эшләүчеләр” – дисә дә,  Конгресс җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров: “Сез безне этеп-төртеп хәрәкәткә өндәп йөртәсез” – дип көлдерде.

Бөтенруссия татар кызлары бәйгесенә  төбәктән, 72 эш килеп, арадан эссе, төрле бәйгеләрдә җиңеп алган диплом – бүләкләре буенча 37 мәктәп яшендәге кыз сайлап алынган. Аннан кызлар ЗОМ нан жюри белән аралашып төрле темадагы сорауларга җавап биреп белемнәрен күрсәткән. (Тарихи шәхесләр, хезмәт алдынгылары, галимнәр, төбәкнең гореф – гадәтләре һ.б.)

Өченче турда  токмач кисү, чәк-чәк пешерү, йомырка сыту, уклау, куна тактасы чистарту, сәйлән белән чигү, калфак тегү һәм башка сәләтләрен күрсәткәннәр. Гомумән, аларны җиз иләктән иләгәч 17 сылу кыз төрле номинациядә дипломга лаек булган.

Сәхнәгә чыккан кызларга “СөбеханАллаһ” дип карап торам. Йөзләре нурлы, хәрәкәтләре зәвыклы, киемнәре затлы. Һәркайсы гүзәлләрнең гүзәле. Араларында Балтач мәктәбе укучысы Галимуллина Зәринәнең дә булуы нур өстенә нур. Күрсәтергә иде бу гүзәлләрне ярымшәрә кызларга. “Мондый бәйгеләргә балаларны психик яктан да, техник яктан да әзерләргә кирәк” – ди Кадрия ханым. Жюри составында элекке елларда Гран-При алган кызларның да булуы хөкемнең гадел икәнен дәлилли! Әйе, баланы гаиләдә һөнәргә өйрәтеп, милли ризыкларыбызның чит илләрнең аяк өсте тамак ялгый торган ашларыннан күпкә өстен булуын төшендереп үстерү кирәк. Иренмәгез, балаларыгызны һөнәргә өйрәтергә, каткан бәрәңге крахмалы (чипсы) ашаганчы, үзләре пешергән кош теле белән сыйлансыннар. Кызларның иңнәренә өрфия Оренбург шәле ябып, колакларына көмеш алкалар тактылар. Башларына калфаклар киерттеләр. Быелгы Гран-Прига Чаллы туташы Нуриева Алия Айдар кызы лаек булган. Ак юллар сиңа гыйффәтле кыз бала!  Сиңа бәхетле күз яшьләре түгү генә насыйп булсын!

Бүләкләү моның белән генә бетмәде әле. Җиденче хастәханәнең ревматология бүлеге җитәкчесе, галимә Равия Гаяз кызы, медицина фәннәре докторы Руфинә ханым һәм Балтач ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова: “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен”  медале белән бүләкләнделәр. Чибәр Зөһрәбез “Ак калфак”ның җирле җитәкчесе Зөлфирә Камалованың ярдәмчесе, оешманың бөтен документлары аның аша үтә. Ул беркайчан  эш күплектән  зарланмый, һәрчак якты йөзле, тәмле телле. Районыбызның демографик хәлен яхшырту максатыннан “Ак калфак”ның үз димчесе дә бар, ул  Мәгъмүрә Хәйруллина.  Зөһрәбезгә медаль  тапшырганда Кадрия Рәис кызы  балтачлыларны бастырып, бөтен залга “Иң актив оешма!” – дип мактады. Без горурлык  хисләре кичердек.

“Быел театр карый алмадым, уразага кадәр бер спектакль карасаң шәп булыр иде” – дип ниятләгән идем. Аллаһ ниятемне ишетте.

Хәзер “Ак чәчәкләр кебек” – дигән спектакль карыйбыз. Әсәрнең авторы, гомеренең 52 елын табиблык хезмәтенә багышлан, Кукмара кызы Равия Гаязовна икән. Кара, фойеда өздереп җырлаган ханым ич бу! Мөгаллимнәр Мухиннар гаиләсендә биш талантлы кыз үсә. Алар зур  кунаклар катнашкан җыеннарда бергәләп сәхнәдә ут уйната. Һәркайсы күңеленә ошаган һөнәр сайлап халкына хезмәт итә. Әмма иҗатны ташламый. Равия ханымга Габдрахман Әпсәләмовны дәваларга туры килә. Олпат язучыдан ул “Ак чәчәкләр” герое Гөлшаһидәнең прототибы булган ханым язмышы белән кызыксына, аны эзләп табып, еш аралаша башлый (ул ханым 91 яшендә бакыйлыкка күчә). Һәм “Ак чәчәкләр…” дигән пьеса яза. Аны сәхнәгә режиссер Ринат Әюпов куя. Башкаручылар – Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары.

Сокландырганы шул булды – артистлар ихлас, чын күңелдән бирелеп уйныйлар, ясалмалык юк. Сәхнәдә тормыш үзе! Безнең яшь чаклар! Афәрин яшьләр! – дими ни диясең! Күңелдә: “Тагын килергә кирәк әле монда” – дигән уй шытты. “Ак чәчәкләр” ансамбле чыгышын да тыңладык.

Равия ханым 7 нче хастәханәнең иҗат эшләрен җанландыручы, ел саен “Татарча диктант”ны оештыручы. Үзешчәннәрне иҗатка илһамландыручы тынгысыз шәхес. Мин бервакыт аның турында бер авыруның сөйләгәнен тыңлап гаҗәпләнгән идем. “Ул ял дими, бәйрәм дими һәр көнне палатага керә, җырлыйсың килсә җырлата, көләсең килсә, көлдерә” –ди. Бервакыт хастәханәгә яшь кызны китерәләр, аның гомере кыл өстендә була. Кызда яшәү чаткылары уянгач Равия ханым бүлекнең барча авыруларын кызның яңадан тормышка кайтуы белән котларга алып килә. Әле дә аның җитезлегенә шак катмалы!

Менә шундый гаҗәп шәхесләре булганда татар милләте яшәр, татар теле үсәр, чәчәк атар!

Әминә Мөхәммәтҗанова

 “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының

                                                 Шубан  авыл җирлеге җитәкчесе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*