Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалының филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина быел Россия Федерациясе Президенты грантына лаек булды. Грант буенча бирелгән матди ярдәм белән фәнни эзләнүләр, архивларда эшләү, семинарлар үткәрү, нәтиҗә ясаулар турында аның белән әңгәмә кордык.
– Сез мондый дәүләт ярдәмен элек тә алган идегез, ә быелгысын ничек кабул иттегез?
– Әлбәттә, шатландык. РФ Президентының беренче грантына 2015 нче елны лаек булдым. Ул чакта мин әле филология фәннәре кандидаты идем. “Өлкәдә яшәүче татарларның сөйләм теле корпусы” дигән тема безгә нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлар китерде. Быелгы тема буенча без ике ел дәвамында филология фәннәре кандидаты Әлсинә Фәттакова, студентларым Гөлнур Зиннәтуллина, Сәрия Кәбирова, программаны төзүче коллегабыз Павел Савельев белән эшлибез.
– Мәчетләр темасы кызыклы. Элек мәчетләрдә яңа туган балаларның, мәрхүмнәрнең, монда никахлашучылар, аерылышучыларның исемнәре язылып барган. Метрик китаплар булган. Бу темалар буенча нинди дә булса эшләр башландымы?
– Безнең фәнни эзләнүләр Тубыл архивыннан башланды. Мәчет китаплары сканерланды. Тубыл фондында 33 авылдагы мәчетләр турында мәгълүмат сакланган: Саускан, Күкрәнде, Тугыз, Казанлы һәм башка авыллар. Беренче без кулъязма вариантларын өйрәнәбез. Кайсы елларны нинди мәгълүмат һәм ничә ел сакланганын карыйбыз.
– Студентлар белән нинди эшләр алып барыла?
– Семинарлар, практик эшләр, фәнни тикшеренүләр уздырабыз. Дини китаплар гарәп һәм иске татар графикасы белән чыгарылган. Бу темаларга мәкаләләр язабыз. Киләсе елга кулъязмаларны татар кириллицасын күрсәтеп, рус теленә тәрҗемә итәчәкбез. Татар әдәбиятының формалашу чорында төбәкләрдә татар сөйләм һәм язма телнең үсешен, үзгәрешләрен, гомуми тенденцияләрен, аермалыкларын карау, өйрәнү кызыклы.
– Бу проектның нәтиҗәсе кемнәр өчен кызыклы һәм мәгълүматны кайдан табарга мөмкин?
– Булачак язма корпусында мәгълүмат базасы электрон вариантта була. Аның белән һәркем куллана алачак. Тарихчылар, тел белгечләре, этнографлар, студентлар өчен кызыклы һәм кирәкле темалар җыела, фәнни яктан эшкәртелә, туплана. Мәсьәлән, сезне кеше исеме кызыксындыра. Безнең корпуста бу исем кайсы җирлекләрдә еш кулланылганын, аның тарихын белергә була. Шәҗәрәләр белән кызыксынучылар да күп, бу тема да яктыртылачак. Фәнни хезмәтебезнең нәтиҗәсе монография һәм мәкаләләрдә басылып чыгачак.
Римма Өметбаева