КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле белеме кафедрасы доценты Гөлфия Һадиева җитәкчелегендә эшләүче «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге утырышы кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина белән очрашу узды.
Очрашуда студентлар журналистика өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирде, ә Зилә Мөбәрәкшина үзенең һөнәри юлы, тәҗрибәсе һәм фикерләре белән уртаклашты.
«Мәктәптә укыганда укытучым татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада катнашырга тәкъдим итте, һәм мин Гран-при иясе булдым. Җиңүчеләрнең филология юнәлешенә имтиханнарсыз керү мөмкинлеге бар иде. Шул вакыйга минем тормышымны үзгәртте – 2016 елда «Татар теле һәм әдәбияты филологиясе» юнәлешенә укырга кердем. Ул вакытта ук инде мәкаләләр, хикәяләр язгалый идем, ә җәйге ял вакытында, үз инициативам белән портфолио туплап, «Ялкын» редакциясенә килдем, шул вакытта ук «Татар-информ» редакциясе белән дә таныштым. Шул рәвешле мин журналистика дөньясына аяк бастым», – дип сөйләде Зилә Мөбәрәкшина.
Очрашу барышында ул журналистның бүгенге җәмгыятьтәге ролен дә билгеләп үтте. «Журналист тирә-якка битараф булмаска тиеш. Ул – җәмгыятьтәге мөһим вакыйгаларны күреп, алар турында дөрес һәм кызыклы итеп сөйли белүче кеше. Журналистика – бик киң һәм мавыктыргыч дөнья, анда иҗат, җаваплылык һәм даими үсеш кирәк», – диде ул.
Әлеге фикерләрен ул үз эш тәҗрибәсеннән мисаллар белән дәлилләде. Казанның Иске Татар бистәсендә исерткеч эчемлекләр белән үткәрелә торган экскурсияләр турында чыккан материаллар, шулай ук Сара Садыкованың кызы Әлфия Айдарская белән интервью журналистның җәмгыятьтәге мөһим темаларга битараф булмавын һәм кызыклы темаларны таба алуын күрсәтә.
Зилә Мөбәрәкшина сүзләренчә, журналистика хәзер яңа форматларга күчә, әмма тел белгечләренә ихтыяҗ кимеми. «Элек газеталар популяррак иде, хәзер интернет үсеш алды. Әмма журналистның төп максаты шул ук – кызыклы шәхесләрне, вакыйгаларны күрә белү. Хәзер безнең дөньябызга «Ясалма фәһем» дигән төшенчә дә үтеп керде. Бер яктан ул безгә ярдәм, ләкин әлегә ул аналитик фикер йөртүгә сәләтле түгел. Татар теле белгечләре киләчәктә дә кирәкле һәм уникаль шәхесләр булачак», – дип ассызыклады ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar

