tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндиядә эшлекле сәфәр дәвам итә
Финляндиядә эшлекле сәфәр дәвам итә

Финляндиядә эшлекле сәфәр дәвам итә

Татарстаннан килгән Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзалары Ярвинпә шәһәренә юл тотты. Ярвинпә сүзен татарчага тәрҗемә иткәндә ул күл башы дип тәрҗемә ителә. Анда бүгенге көндә иллегә якын татар яши. Алар бирегә 1920 елларда килеп урнашалар. Татарлар мәчет төзү эшенә алыналар.

Хельсинкидагы татарларның мәхәлләсенә мөрәҗәгать итеп алардан яклау тапкач, акча җыеп төзелешкә керешкәнче 1939 елда рус-фин сугышы башлана. Төзелеш туктала. Дөнья күләмендә барган сугышлар мәчет төзелешенә һәрвакыт комачаулап тора. Шулай да татарларыбыз мәчетне төзеп бетерәләр һәм 1943 елда мәчет ачыла. Ул Финляндиядәге бердәнбер манарасы булган мәчет.

Вакытында бу мәчет гөрләп торган. Хәзер инде искә алу кичәләре генә үткәрәләр. Рамазан вакытында тәрвих намазлары да укыла икән. Якшәмбе көннәрендә Хельсинкидагы мәхәлләдән имам Рамил Беляев килеп, хатын-кызларыбызга дин сабаклары бирә икән.

Ярвинпә шәһәрендә татар зыяраты юк. Әлеге кала Хельсинкидан 35 чакрым гына ераклыкта. Вафат булган милләттәшләребезне соңгы юлга озатырга Хельсинкига алып киләләр. Биредә 100 елдан артык тарихы булган, шәһәр уртасында зыярат бар. Анда бары тик татарларны гына күмәләр икән. Каберстан һәрвакыт чистартылып тора. Кичә, Казаннан килгән кунаклар зыяратка барып, бакыйлыкка күчкән милләттәшләребез рухына дога кылдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*