Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар Рамазан аенда ифтар оештырган. Җәмәгать белән ифтар быел икенче тапкыр уздырылган.
«Татарларның җыелу урыны – Ләйлә Садри исемендәге татар җәмгыяте үзәге. Шөкер, Рамазан вакытында һәр көн тәравих намазлары да шунда укыла. Ифтарга җыелучылар авыз ачканнан соң җәмәгать белән ахшам намазын укыды. Бердәмлек һәм күмәклекнең яшь буынга бер ачык мисалы бу», – диде Австралиядә яшәүче журналист Финзия Газизова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, һәр кеше өеннән кайнар ризык, салат һәм җиләк-җимешләр әзерләп килгән. «Ифтар вакытында һәркем үз ризыгы белән бүлешә. Ифтарга килүче иң яшь кеше җиде айлык Муса-Ибраһим иде, ә иң өлкән катнашучы – 85 яшьлек Наил Габитов», – диде ул.
«Соңгы елларда өлкән буын белән бергә мондый чараларга яшьләр дә актив катнаша. Сүз уңаеннан, ифтарда бу юлы өлкәннәребез күпләп килә алмады. Ифтар вакыты кичке 20.00 сәгатьтә уза, көннәр дә кызу. Ифтар уздырган көнне +38 градус эссе иде. Матур итеп авыз ачканнан соң, Булат имам вәгазь сөйләде. Аннары Рамазан ае, хәдисләргә таянып сорау җавап-уенын оештырды. Дөрес җавап бирүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырды», – диде Финзия Газизова.
Очрашу тагын бер истәлеккә бай булган. «Аделаида татарларына яшь гаилә өстәлде. Алинә һәм Ринат Фарукшиннар Сидней шәһәреннән күченеп килде. Якташларыбыз Аделаидадагы мөселман мәктәбендә укытачак. Ифтарга килгән һәркем матур хисләр белән таралышты. Чөнки мондый чараларга җыелу читтә яшәүчеләр өчен зур, көтеп алынган бәйрәм санала», – диде журналист.
Зилә Мөбәрәкшина
Чыганак: https://tatar-inform.tatar