tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фирдания Галәветдинова: “Һәр көнемне милләтебезнең рухын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга багышлап яшим”
Фирдания Галәветдинова: “Һәр көнемне милләтебезнең рухын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга багышлап яшим”

Фирдания Галәветдинова: “Һәр көнемне милләтебезнең рухын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга багышлап яшим”

“Милләт җыены”ның пленар утырышы дәвам итә. Биредә Чувашия Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Урмай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдания Галәветдинова чыгыш да ясады.

Ул үз мисалында телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу юллары турында сөйләде.

“Татар теле укытучысы буларак, һәр көнемне милләтебезнең рухын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга багышлап яшим”, – дип башлады Фирдания ханым үзенең чыгышын.

Фирдания Кыяметдин кызы тумышы белән Урмай авылыннан. Казан Дәүләт Педагогика Университетын тәмамлап, күп еллар туган ягында укытучы булып эшли.

– Тел – халыкның язмышын хәл итә торган фактор. Телне саклауны гаиләгә яки мәктәпкә генә йөкләү дөрес булмый. Аның үсеше, кулланылышы өчен барыбыз да җаваплы. Мәчет-мәдрәсәләрдә дини мирасыбызны ана телебездә өйрәтү, мәдәният йортында, авыл мәҗлесләрендә дә татарча сөйләшү – безнең горурлыгыбыз. Безнең Чувашстан авылларында һәр бәйрәм милли төсмерләр – киемнәр, ашлар, моң белән үтә. Кечкенәдән шушы мохиттә үскән бала кая булса да, үзенең кем икәнен онытмый, татар булуына горурлыгы арта гына, – диде Фирдания Кияметдин кызы.

Ана телебездә уздырылган никахлар, хәләл туйлар, балага исем кушу, бәби ашлары, Коръән мәҗлесләре — шушы чараларның да телне саклау юлында әһәмиятен билгеләп үтте Фирдания ханым.

– Безнең һәр татар авылында мәчетләр бар. Аларда 5 вакыт намазлар укыла. Мин яшәгән Урмай авылында  3 мәчет эшли. Мәчетләребез яшьләр белән тулы.
Һәр авыл мәчетендә диярлек ел дәвамында дини белем бирү оештырылган. Балаларыбыз анда намаз тәртибе белән бергә әхләкый тәрбия дә алалар. Моның өчен Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе безгә барлык уңайлыкларны тудыралар, – дип уртак тырышлыкларының нәтиҗәсе белән дә бүлеште.

Барыбызга да мәгълүм булганча Чувашстанның татар авылларында берничә буын бергә гомер кичерә, яшьләр авылда төпләнеп кала, туган нигез ныклыгы, буыннар бәйләнеше – шушы якның аерылмас үзенчәлеге.

Әлеге уңайдан да Фирдания Галәветдинова фикерләре белән бүлеште.

Безнең якларда ата-ананы ялгыз калдырып чыгып китү юк. Улларның берсе төп нигездә төпләнеп калырга тиеш – бу язылмаган канун. Шөкер, кануныбыз үтәлеп килә. Балалар буыннар чылбырының тормышта никадәр мөһим икәнлеген күреп үсәләр, нәсел мирасы өзелми. Бала тәрбиясендә әби-бабайның ярдәме мөһим мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итә, – дип чыгышын дәвам итте Фирдания ханым.

Мин үз эшемне гади эш дип санамыйм. Һәрдәрестә мин милләтем өчен көрәшәм. Һәр бала күңеленә татар сүзен, милли горурлыкны салыргатырышам. Чөнки тел – ул күңел. Телне саклау – милләтне саклау дигән сүз.

Укучыларыма мин һәрвакыт “Сез – милләтнеңкиләчәге дип әйтәм. Татар телен белсәгез, үзегезнедә, тамырларыгызны да югалтмассыз.” Укучылары белән горурлануын да яшермәде. Фирдания Кияметдин кызының элеккеге укучылары да хәзер инде үз балаларын да татар телендә, ана телендә тәрбиялиләр икән. Билгеле, бу укытучы өчен иң зур шатлык.

“Мин үз эшемне гади эш дип санамыйм. Һәр дәрестә мин милләтем өчен көрәшәм. Һәр бала күңеленә татар сүзен, милли горурлыкны салырга омтылам. Чөнки тел – ул күңел. Телне саклау – милләтне саклау дигән сүз”, – дип күтәренке рухта чыгышын тәмамлады Фирдания Галәветдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*