Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева институтның эшчәнлеге турында искә алып сөйләде.
«1990 елларда укытучылар җитми башлады. 1992 елда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, Татар дәүләт көллияте ачылды, 1995 елда ул Татар дәүләт гуманитар институты булып үзгәртелде. Казанда «татар» исеме белән башланган бердәнбер югары уку йорты иде ул», – диде галимә «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
Ул, Татар дәүләт гуманитар институты ачылгач, Казан дәүләт университетының татар факультеты базасына яраклаштырып, уку планын төзүләрен әйтте. «Әмма без Мәскәүгә ул кадәр буйсынмый идек. Авыл мәктәбендәге балага нәрсә җитеп бетми – шуны бирергә тырыштык», – диде Флера Ганиева.
«Укучылар, студентлар, укытучылар белән күңелле итеп, шул дәрәҗәдә бердәм коллектив булып, мәктәп рухын саклап, 13 ел эшләп калдык. 13 ел узгач, күмәкләштерү чоры китте: 2005 елны безне, матур гына итеп, педагогия институтына кушып куйдылар. Әмма уку йортының исеме, безнекенә яраклаштырылып, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты дип үзгәртелде. Бераздан соң аны Казан дәүләт университетына куштылар. Шулай итеп, туган авылымны, йортымны эзләп йөргән кебек, мин вуздан вузга күчеп йөрдем», – диде галимә.
Чыганак: tatar-inform.tatar