Казан федераль университеты студентлары үзләренең медиаблогларында флешмоб игълан иттеләр.
Аны Югары журналистика мәктәбендә укучы 1 курс студенты Әдилә Закирова башлап жибәрде. Ул шагыйрь вафат булган көнне “Кларага”дигән шигырен укып, күңелләрне кузгатты. Бүгеннән бу флешмобка һәркем кушыла ала.