Халыкара туган тел көне уңаеннан Аслана авылы китапханәсендә «Иң татлы тел – туган тел» дигән фольклор сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларны милли киемдә каршы алды һәм ни өчен һәр кеше үз туган телендә сөйләшергә тиешлеге, ни өчен без үзебезнең татар телен белергә һәм яратырга тиешлегебез турында сөйләде.
Балалар зур игътибар белән татар мәкальләрен, әйтемнәрен чиштеләр. «Тәрҗемәчеләр» уенын уйнадылар – сүзләрне русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә иттеләр.
Түгәрәк буенча уен бик җанлы үтте. Балалар «Саескан, саескан баганага ябышкан, бер аягы тимердән, бер аягы камырдан» дип саныйлар һәм уртада басып торучы, күзләрен йомган килеш, әйләнә-тирәдәгеләрне танырга тиеш.
«Түбәтәй» уены да күңелле булды. Музыка астында балалар бер-берсенә түбәтәй бирәләр, музыка туктый, кулында түбәтәй калган кеше шигырь укырга яки биергә тиеш.
Чарага «И туган тел, и матур тел» китап күргәзмәсе әзерләнгән.
Барлык балалар да бүләккә лаек булды. Укытучыларына китапханәче өлкә татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина бүләк иткән «Нәни шәкерт» һәм «Татар балалар әдәбияты» исемле татар китапларын тапшырды.
Алсу ИСМӘГЫЙЛОВА,
Ялутор районы, Аслана авылы.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән