«Дуслар җыелып республика халыкларының мәдәнияте турында фикер алышу өчен, «Этнокунакханә» клубы проектын башлап җибәрдек. Халык традицияләре турында сөйли алырлык белгечләребез барында аларны тыңлыйк», – дип Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова яңа проектны тәкъдим итте.
«Тальян Европадан Россиягә 1812 елгы сугыштан соң керә башлагандыр. Парижга барып җиткән меңәрләгән солдат трофейлар белән кайткан. Европа яңалыгы Россия мәдәниятенең бер өлешенә әверелгән. Татарлар алдынгы милләт буларак, тальянканы тиз үзләштереп алган һәм үзләренә җайлаштырган», – дип гармун тарихыннан башлады Геннадий Макаров.
Ул татарларның гармунны борынгы заманнарда «әргән» дип атауларын искәртеп узды. Татарларның традицион гармунга кадәр клавишлы физгармониядә уйнаулары турында сөйләде. «Татарча итеп уйнасаң, фортепиано да, синтезатор да татар инструменты була ала», – диде галим.
Геннадий Макаров исламның гармунга каршы булмавын ассызыклады. «Мулла каршы булган икән, бу иске карашлар белән генә бәйле, ислам белән түгел. Гармунның адаптациясе озак барган. Соңрак тальянда уйнау татарлык эталонына да әверелгән. Заманча татар мәдәнияте тальянга корылган», – диде Геннадий Макаров.
«Этнокунакханә» клубының икенче кунагы – тальяннар ясаучы бердәнбер оста Айрат Харисов. Быел ТР Президенты ярдәме белән Музыка мәктәпләренә тальянкалар бирү программасы эшли башлады. Әлеге программа кысаларында Айрат Харисов 100 тальян ясауга йөкләмә алды. Аның унысы 30 августта республиканың музыка мәктәпләренә тапшырылды.
Рузилә Мөхәммәтова