tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм район радиосында булдылар
Форум делегатлары «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм район радиосында булдылар

Форум делегатлары «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм район радиосында булдылар

15–17 октябрь көннәрендә Казанда узучы VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында делегатлар «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм район радиосында булдылар.

«Арча хәбәрләре» — районның иң абруйлы һәм тарихлы матбугат чараларының берсе.
Форум кунаклары редакциянең эшчәнлеге белән таныштылар, журналистлар белән аралаштылар, төбәк матбугатының үсеше һәм заманча мәгълүмат мөхите турында фикер алыштылар. Шулай ук делегатлар район радиосында булдылар, анда аларга көндәлек тапшырулар әзерләү үзенчәлекләре турында сөйләп үттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*