15-17 октябрьдә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бүген делегатлар Арча районы белән танышалар. Экскурсиянең йомгаклау ноктасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булды.
Бу уку йорты төбәктә мәгариф өлкәсендә белгечләр әзерләүче, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өчен актив эшләүче алдынгы оешмаларның берсе булып тора. Колледж профессионаллар әзерләп кенә калмый, төбәк тормышына актив җәлеп ителгән, татар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар һәм проектлар оештыручы мөһим мәдәни үзәк тә.
Делегатларга “Әлифба”музеенда экскурсия уздырдылар. Музей Арча педагогика көллиятендә 1999 елда оештырылган. Бүгенге көндә аның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыклары язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләүче бай экспонатлар фонды бар. Музей район һәм республиканың мәдәни тормышының бер өлеше булып тора.
Алга таба VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды. Теләк белдерүчеләр форум турында үз фикерләре белән бүлештеләр.
– Минем туган ягым – бөек шәхесләр биргән төбәк! Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов дисеңме… Безнең татар теленең иң матур агышы Арча төбәгендә! Бик рәхмәтлемен туган ягыма. Монда салынган нигез гомер буе мине озатып бара. Бүген тагын да тәэсирләнеп калдым, бик зур рәхмәт! – диде “Саф чишмә” газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина (Ульяновск өлкәсе).
“Кызыл таң” (Уфа) газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов исә бу елгы форумның кайсы ягы белән ошавына басым ясады.
– Арча районы татар әдәбиятын сөючеләргә үрнәк район! Безне җылы итеп каршы алган өчен җитәкчеләргә, безне озата барган кызларга зур рәхмәт. Быелгы форум аеруча ошады. Ясалма интеллект белән эшләргә өйрәнү һәркайсыбызга кызык. Ул алган мәгълүматны дөрес итеп кулланырга язсын. Татар матбугаты алдынгы урыннарда барырга тиеш! – диде ул.
– Сезнең әдәби телдә сөйләшүегез сокланырлык. Монда алган хис-кичерешләрне түкми-чәчми үзебезнекеләргә дә җиткерербез. Бөтендөнья татар конгрессына, Арча районына зур рәхмәт! – дип фикерләре белән уртаклашты “Туган як” газетасының баш мөхәррире Олег Әндәрҗәнов (Түбән Новгород өлкәсе).