Хәзерге вакытта Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Форум кысаларында катнашучылар Арча районының 6 нчы урта мәктәбендә булдылар.
Мәктәпнең төзелеше 2017 елда тәмамлана. Бүген ул заманча белем бирү учреждениесе булып тора. Мәктәпнең иҗади потенциалы зур. Ел саен 200 урынлык актлар залында зур чаралар үткәрелә. Сәнгать юнәлешендәге түгәрәкләр уңышлы эшли. Мәктәптә «Балачак» балалар вокаль ансамбле, «Әпипә» халык бию ансамбле, театр түгәрәкләре, телевизион студия бар. Әлеге коллективлар мәктәпнең һәм Арча районының визит карточкасы булып тора. Алар һәр район чарасында һәм бәйрәмнәрендә, күп кенә республика фестивальләрендә һәм конкурсларында актив катнашалар.
Экскурсия вакытында форум делегатлары уку шартлары белән таныштылар, шулай ук укучылар арасында татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар белән таныштылар.