tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары Арчаның Урта Курса авылында
Форум делегатлары Арчаның Урта Курса авылында

Форум делегатлары Арчаның Урта Курса авылында

Арча районы буенча экскурсия кысаларында VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары Урта Курса авылында  «Мөхәммәтвафа» тарихи мәчетендә булдылар. Бу мәчет татар дини архитектурасы үрнәге һәм җирле җәмгыятьнең рухи тормышы үзәге булып тора. Журналистлар мәчетнең тарихы, төзелеше  белән таныштылар. Новосибирск өлкәсеннән күченеп кайткан Якуб хәзрәт Вахитов белән рухи кыйммәтләрне яшь буынга тапшыруның әһәмияте турында фикер алыштылар. «Мөхәммәдвафа» мәчете шулай ук яшьләр өчен белем бирү программаларында да актив катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*