tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар
Форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар

Форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар

Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды. Форум делегатлары  Казанның “Татарстан”, “Мирас”, “Амакс Сафар”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә теркәлү уздылар. Форум эшендә илебезнең 77 төбәгеннән – Калининград шәһәреннән Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1 меңнән артык делегат катнаша.

Теркәлү узганнан соң форум делегатлары Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай, Рауза, Казан нуры, Кабан арты мәчетләрендә җомга намазын укыдылар.

Бүген алар шулай ук “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсе белән танышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*