tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар
Форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар

Форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар

Казан шәһәрендә 16 майда “Милли тормыш һәм дин” исемле XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 1049 делегат катнаша. Форум делегатлары Казанның төрле кунакханәләрендә теркәлү уздылар.

Теркәлү процессы тәмамланганнан соң, форум катнашучылары Казанның иң танылган мәчетләрендә җомга намазын укыдылар. Алар Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай, Рауза, Казан нуры һәм Кабан арты мәчетләрендә булдылар.

Форумның төп чараларының берсе буларак, делегатлар “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2025” күргәзмәсе белән танышачаклар. Әлеге күргәзмәдә хәләл индустриясе, ислам банкингы, тормыш һәм бизнесның ислам кануннарына туры килгән яңа концепцияләре тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*