Бүген, 25 ноябрь көнне, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумы кысаларында, делегатлар Түбән Кама шәһәренә килделәр. Биредә катнашучылар бөек татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Делегатлар М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Форум делегатлары өчен Түбән Кама шәһәрендәге программа кызыклы чаралар белән дәвам итәчәк.



