tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум кунаклары Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл әдәният йортында очрашуда булдылар
Форум кунаклары Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл әдәният йортында очрашуда булдылар

Форум кунаклары Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл әдәният йортында очрашуда булдылар

VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне уза. Бүген делегатлар Татарстанның Әтнә районына сәяхәт кылалар. Форум кунаклары Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл әдәният йортында очрашуда булдылар.

Әтнә районы халкы кунакларга бай концерт программасы тәкъдим итте. Чара кысаларында “Нур” халык театры, “Әтнә егетләре” ансамбле, Гөлүзә Сираҗиева, Рәсим Гәлимҗанов, Сәйдә Галимуллина, “Сәхнәдәш” театр төркеме һәм башкалар чыгыш ясады.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов форум катнашучыларын җирлек белән таныштырды. Сөт җитештерү динамикасы буенча Әтнә районы берничә ел дәвамында лидерлык позицияләрен саклап кала. Ул Татарстан башкаласы Казан шәһәреннән 53 чакрым ераклыкта. Районда 46 авылны берләштерүче 12 авыл җирлеге бар.

Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы исә истәлекле бүләкләр тапшырды һәм җирле халыкка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Мактанырлык эшләр, күрсәтерлек хезмәтләр, җиткерерлек хәбәрләр –  барысы да яхшы. Безне шулай җылы каршы алганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, – диде ул.

Очрашу ахырында VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының делегатлары үзләренең хис кичерешләре белән бүлештеләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*