Бу минутларда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыклары үзләренең эшен башлап җибәрде.
Форум кысаларында эшмәкәрләр үз юнәлешләре буенча 4 төрле мәйданчыкка бүленеп фикер алышып, тәҗрибә уртаклаша:
– Шәхси ярдәмче хуҗалыклар;
– Гаилә фермалары;
– Крестьян фермер хуҗалыклары;
– Умартачылык һәм продукцияне эшкәртү һәм сату.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыклар” дискуссион мәйданчыгын Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рәшит Хәбипов сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.

Аннары Рәшит Хәбипов Татарстандагы шәхси хуҗалыклар, мини фермалар турында кыскача мәгълүмат бирде. Аларга дәүләт ярдәме чаралары, грант программалары турында сөйләп үтте.
- Татарстанда эре мөгезле хайванның кимүе соңгы 2 елда туктады. Һәрбер сыер исәптә, статистика, барлык күрсәткечләр моны дәлилли, дип билгеләп үтте Хәбипов.
Шуннан соң Башкортстан Республикасы, Томск, Самара өлкәсе, Мари Эл Республикасы вәкилләре үз төбәкләрендә эшмәкәрлек торышы, үзләренең эш алып бару тәҗрибәләре турында сөйләп үтте.









