Бүген “Казан” агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсенең рәсми ачылышы узды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ачып җибәрде.
Әлеге ярминкәдә Ислам дөньясы илләренең алдынгы компания-җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән “Татар базары”ндагы милли брендлар һәм хәләл продукция белән Данис Шакиров,
Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев таныштырды.