1943 елның 5 мартында «Правда», «Известия», аннары 6 мартта «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарында «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат» басылып чыга.
Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган фронтларда туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын җаннан кадерле күреп, күкрәк киереп саклаучы һәм һөҗүмгә күчкән гвардия полкларының һәм дивизияләренең алгы сафларында баручы татар егетләре! Данлыклы Кызыл Армиябезгә XXV яшь тулган көнне, гаскәрләребезнең гүзәл җиңүләре көннәрендә татар халкы сезгә үзенең ялкынлы сәламен җибәрә.
Татар халкының курку белмәс, артка чигенмәс намуслы уллары һәм кызлары! Сезне хәләл сөте белән туендырган, җылы кочагына сыендырган шәфкатьле аналарыгыз, сезгә үзләренең иң яхшы сыйфатларын биреп тәрбияләгән аталарыгыз, туктаусыз алга барырга һәм явыз дошманнан рәхимсез үч алырга үзләренең фатыйхаларын биреп, язгы кояш кебек якты сәламнәрен тапшыралар.
Аталарыгызның каны йөрәкләрегездә дошманга карата мәңге сүнмәс нәфрәт уты булып янсын!
Аналарыгызның мәхәббәте сезне дошман укларыннан сакласын!
Батырлыгы әкият итеп сөйләнерлек, көйгә салып җырланырлык баһадирлар! Сездән үрнәк алучы, сезнең белән горурланучы газиз балаларыгыз, үзләренең язмышларын, бәхетле киләчәкләрен сезнең кулга тапшырып, өмет һәм ышаныч белән тулы сәламнәрен язалар.
Алып йөрәкле, арсландай гайрәтле ирләр! Болытлар өстендә булсын, диңгездә булсын, тауда булсын, кырда булсын, ерткычларга үлем китерүче асыл егетләр! Сезнең нурлы йөзләрегезне йөрәкләренең якты түрендә кайнар мәхәббәт белән саклаучы сөекле ярларыгыз, исемнәрегезне телдә тәсбих итеп йөртүче күрше-күлән, кардәш-ыруларыгыз – күкләрдәге йолдызлар санынча, дәрьялардагы сулар санынча күптән-күп сагынычлы сәламнәрен җибәрәләр.
Совет илендәге барлык халыкларның вәкилләреннән торган батыр иптәшләрегезгә, юлдашларыгызга, олы һәм кече командирларыгызга татар халкы үзенең иң яхшы теләкләрен, туганлык һәм дуслык сәламнәрен күндерә.
Газиз улларыбыз һәм кызларыбыз!
Сөекле ирләребез!
Кадерле туганнарыбыз!
Барлык татар халкының өмете сезгә текәлгән. Халык йөрәге сезнең белән тибә. Иртәнге сәгатьләрдә фронттан шатлыклы яңа хәбәрләр тыңлау өчен без барыбыз да берүк минутта уянабыз. Безнең гаскәрләр уңышлы рәвештә алга баралар, туган җиребезне явыз дошманнан тазарталар, дигән күңелле хәбәрне ишеткән саен сулышларыбыз иркенәеп китә.
Без һәркайсыгызның ничек сугышуын күңел күзе белән күреп торабыз. Алмас кылычларыгыз дошман башларын кисеп тәгәрәткән саен, корыч ядрәләрегез җир күтәрмәс явызларның кара йөрәкләренә барып кадалган саен без хәтсез куанабыз, бөтен ил белән җыелып чын күңелдән рәхмәтләр укыйбыз.
Менә егерме ай инде фронт сызыгында каты сугыш бара. Рәхимсез сугыш бу. Канлы сугыш бу. Яшәү яки үлем сугышы бу. Бөтен Европадан җыеп китерелгән башкисәрләргә каршы, иң явыз, иң мәкерле, иң ерткыч дошманга каршы сугыш бу.
Ләкин шушы туктаусыз гүләп торган ут давылы эчендә, өзлексез явып торган бомба, мина яңгыры астында, татар егетләре үзләренең якын туганнары белән бергәләп атакага ташланалар һәм юлбасарлар өерен туктаталар, кыралар, шәһәр артыннан шәһәрне, авыл артыннан авылны азат итеп алга баралар.
Азатлык көрәшендәге барлык халыкларның уллары белән җан-тән бер булып, терсәккә терсәк, йөрәккә йөрәк тоташып атакага баручы татар егетләре!
Сез үлемнән курыкмыйсыз, үлем үзе, сезнең ут астында корыч калкан кебек нык торуыгыздан өркеп, артка чигенә.
Сез тормышны яратасыз һәм тормыш сездән аерылмас. Тормыш сезнең белән, халык сезнең белән, Сталин сезнең белән, иптәшләр!
“Батыр егет – яу күрке“, дигәннәр борынгылар. Безнең якташыбыз – Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов әнә шундый күрекле егет. Безнең бер орудиебез урнашкан турыга дошманның дистәләрчә танклары килеп чыгалар. Туган ил өчен җаннарын да аямаучы безнең тупчылар бу тигезсез сугышта бер-бер артлы яраланалар. Туп янында Илдар бер ялгызы кала һәм тупны бер үзе корып, берүзе төзәп, дошман танкларына каршы берүзе ата башлый. Йөз дә сигез тапкыр ата ул. Немец танкларын ватык тимер өеменә әйләндереп, яндырып бетергәнче ата.
“Батыр яуда беленер“, дигәннәр борынгылар. Берүзе йөздән артык гитлерчыны кырып салган якташыбыз – Советлар Союзы Герое Салават Кәримов әнә шундый батыр егет.
“Тәвәккәл таш ярыр“, дигәннәр безнең бабайлар. Кырык гитлерчыга каршы бер ялгызы сугышып, җиңеп чыккан якташыбыз – Советлар Союзы Герое Геннадий Гобәйдуллин әнә шундый тәвәккәл егет.
Дан һәм рәхмәт халык баһадирларына!
Бөек азатлык сугышында татар халкы эченнән күтәрелгән гайрәтле лачыннарга, мәргән укчыларга, тәвәккәл разведчикларга, дошманның техникасын һәм җанлы көчен аяусыз кыручы бронебойщикларга, зенитчыларга, ир йөрәкле тупчыларга, миномет һәм пулемет уты осталарына, тутыкмас кылычлы атлыларга, кыю танкистларга, тау һәм диңгез сугышы пәһлеваннарына, дошманны кыручыларның, аның коралын җимерүчеләрнең барсына дан һәм рәхмәт!
Рәхмәт һәм дан сиңа, большевик пулеметчы Әбрар Җәләлиев! Бер сугышта гына син йөздән артык фашистны кырып салуың белән, татар егетенең үз ватаны өчен изге көрәш кырында нинди батырлыкка, нинди гайрәткә сәләтле икәнен бөтен дөньяга таныттың.
Дан һәм рәхмәт сиңа, дошманның 19 танкысын яндырып, кисәүгә әйләндергән Әхмәт Хәлимов!
Төньяк-Көнбатыш фронтта очучы Камалетдинов, үз самолеты дөрләп яна башлаган хәлдә, дошман сафларын бомбалаудан туктамыйча, бик күп немец солдатларын һәм офицерларын кыра. Көнбатыш фронтта танкист Әбуталипов үзенең дәһшәтле машинасы белән немецларның сугыш кирәк-яраклары төялгән 25 грузовигын, 6 орудиесен, 8 минометын һәм ике йөзләп солдат һәм офицерларын юк итә.
Бөек Ватан сугышы татар халкы эченнән бик күп геройлар тудырды һәм тудыра. Без аларны Москвага килү юлларында дошман танкларының атакасын туктаткан гвардеецлар сафында күрдек. Без аларны Сталинград янындагы әһәмиятле биеклекне дошманга бирмичә саклап алып калган баһадирлар сафында күрдек. Немецлар бу биеклеккә бөтен буйларына басып, автоматлардан туктаусыз атып, дулкын-дулкын ябырылып килделәр. Биеклекне саклаучы отделение командиры Михаил Карибов, һөҗүм итеп килүче фашистларның саны өч йөзгә якын икәнлеген күргәч, үзенең татарлардан, үзбәкләрдән, казахлардан торган ун сугышчысына болай дип эндәшә:
– Кулыбыздагы һәрбер штык саен утызар дошман туры килә. Кемдә кем курка икән, хәзер үк стройдан чыксын!
Ләкин бер генә сугышчы да баскан урыныннан кузгалмый. Алар барсы да: “Үлсәк тә чигенмәбез!“ дип ант итәләр һәм патроннары беткәннән соң да, штык белән сугышып, һәркайсы 10-15 фашистны кадап үтерә. Алар шулай батырларча сугышып, һәлак булалар, ләкин биеклекне немецларга бирмиләр. Менә шулай сакларга кирәк туган илне!
Үзләренең үлемнәре белән мәңге үлмәслек дан казанган гвардеецлар сафында без старшина Курмаевны күрәбез. Сугышның иң кызу чагында аның берүзенә биш фашист килеп ябыша. Куркусыз сугышчы беренче пулялары белән үк өч немецны аударып ташлый, дүртенчесен яралый, бишенчесе кача. Бу бәрелештә каты яраланган Курмаевны тере килеш тотып алу өчен немец автоматчылары килеп чыгалар. Курмаев үзенең актык кѳчен җыйнап, билендәге гранатасын чишеп ала һәм күкрәгенә куя. Немец автоматчылары килеп аның өстенә ташлануга граната шартлый. Курмаев геройларча үлә, ләкин ул, фашист ерткычларны кисәкләргә теткәләп үлә.
Ватан сугышы көннәрендә өч меңнән артык татар кызылармеецлары, командирлары һәм политработниклары Советлар Союзының орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.
Дон буендагы далада өч сугышчы: рус егете Федор Липатов, украинлы Степан Михио һәм татар егете Фәррах Бикбулатов кыр дзотыбызны саклыйлар. Көтелмәгәндә аларга каршы немецларның ике танкысы һәм кырыклап автоматчылары һөҗүмгә ташланалар. Совет сугышчылары, бу һөҗүмгә каршы тормыйча чигенгән сурәттә, дошманның күрше частебыз тылына үтеп керәчәген яхшы аңлыйлар. Өч сугышчының берсе дә каушап калмый, артка чигенми. Алар искиткеч батырлык, кыюлык белән сугышалар, һөҗүм итүчеләрнең яртысын кырып, бер танкны яндырып, калганнарын кире борылып качарга мәҗбүр итәләр. Өч рядовой сугышчы, карап торуга бик гади, ләкин фронт өчен гаять әһәмиятле участокны саклап алып калалар. Туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын менә шулай сакларга кирәк!
Бу мисалларның һәркайсында СССР халыклары арасындагы Сталинчыл дуслыкның җиңелмәс куәте бөтен тирәнлеге белән чагыла.
Бу мисаллар сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның ялкынлы сүзләрен күз алдыбызга китереп бастыралар:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып,
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлемез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Татар халкы үз гомерендә килмешәк немец басып алучылары белән беренче тапкыр гына очрашмый. Ләкин бу очрашуларның барында да һәрвакыт русларның һәм татарларның бердәм көче җиңеп килде. Моннан дүрт йөз ел элек 1558-1582 нче еллардагы Ливон сугышы чорында рус армиясе сафларында бик күп татар егетләре немецларга каршы көрәшәләр. Көмеш иярле акбүзатларга атланып, озын сөңгеләрен, ай кылычларын кояшта ялтыратып Нарва шәһәренә бәреп кергән татар гаскәрләренең кыюлыклары турында ул замандагы немец тарихчылары котлары чыгып язганнар.
Үзләренең гайрәтләре һәм кыюлыклары белән безнең бабайлар немецларның йөрәгенә дәһшәт салганнар.
Чыганак: emet73.ru