Татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш) нәшер ителә. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеле булды.
Гаяз Исхакый (1878-1954) – XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган күренекле шәхес. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, Гаяз Исхакый иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.

“Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” Халыкара фәнни-гамәли конференциянең төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш), “Гаяз Исхаки фотографияләрдә” буклеты нәшер ителә.
Динә Йосыпова



 
					
				