Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү елында, 8 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Әсхәт Мирзаһитов драмасы буенча «Аналар улларын көтәләр» спектаклен тәкъдим итәчәк. Ул фашист илбасарларыннан илебезне азат итүдә катнашкан, һәлак булган солдатлар истәлегенә һәм аларның әйләнеп кайтуларын өзелеп көткән аналарга багышлана.
Вакыйга сугыш беткәнгә 30 ел тулган көннәрдә авылда бара. Күпме вакыт узса да, сугыш кайтавазы спектакль геройларының йөрәкләрендә тирән әрнү булып яши. Аналар һаман улларын көтәләр, хыялларында һаман алар белән очрашалар.
Төп рольләрдә – театрның күренекле өлкән буын артистлары. Сугыштан соң туган булсалар да алар илебезнең бу фаҗигале тарихын әтиләреннән, бабаларыннан ишетеп үскән шаһитлар.