tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Кариевны искә алу чарасы булды
Габдулла Кариевны искә алу чарасы булды

Габдулла Кариевны искә алу чарасы булды

8 май көнне татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевнын тууына 139 ел булу уңаеннан искә алу чарасы булды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдус улы, Нурлат районы якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, Мифтахов Фәрид Фәиз улы да катнаштылар.
Габдулла Кариев үзенен кыска, әмма якты гомерен тулысынча татар халкынын мәдәниятен hәм сәнгатен үстерүгә багышлый hәм тарихыбызда милли театрның атасы буларак таныла.

Г. Кариев каберен зиярат кылу Казан шәһәрендә, Яңа Татар зиратында булды.

Бөек драматург hәм актерның каберен зиярат кылу чарасында
башка театрлардан хезмәткәрләр, актерлар, дәүләт оешмалары вәкилләре, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре жыелды.

Габдулла Кариев каберен зиярәт кылу күркәм гадәт. Бүген дә әдәбият, сәнгать һәм дин әһелләре аның белән бәйле якты истәлекләрне сөйләп, рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*