Габдулла Тукай әдәби музее “Әлифба бәйрәме” үткәрү өчен гаризалар кабул итә башлады. Музей беренче сыйныф укучыларын кунакка көтә. Бу турыда музей матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бәйрәм 20 гыйнвардан 1 мартка кадәр Габдулла Тукайның әдәби музеенда татар һәм рус телләрендә узачак.
Кече сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” – ул беренче” дәреслекне укып бетерү хөрмәтенә оештырылган театральләштерелгән тамаша.
Бәйрәмдә “Шүрәле” балалар белән төрле уенннар уйный, кроссвордлар чишә, рәсем ясый. Шүрәле – яхшы әкияти герой, урманны саклаучы. Ул балаларга уен формасында табигатькә сакчыл карарга кирәклеген, әйләнә-тирә мохиткә һәм бер-береңә әйбәт һәм игътибарлы булырга кирәклеген аңлата.