28 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә (ГАПОУ «Арский педагогический колледж им. Г. Тукая») мөһим очрашу узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Телләр буенча комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Арчага эш сәфәре белән килде. Аны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Г. Хисаметдинов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р. Д. Мөхәммәдияров озата йөрде.
Сәфәр барышында татар әлифбасы авторлары — Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовага багышланган, реконструкциядән соң яңартылып эшләнгән «Әлифба» һәйкәле ачылды. Һәйкәл Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән бронзадан ясалган. Ул бүгенге көндә дә күренекле педагогларның истәлеген саклый һәм аларга булган халык рәхмәтен чагылдыра.
Очрашу вакытында шулай ук милли педагогик кадрлар әзерләү үзәгенең перспектив үсеш юнәлешләре хакында фикер алышу узды.
Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле бүлеге рәисе Гөлнара Фидаил кызы Гарипова