Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай: яшьләр карашы» яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Ул 3 майга кадәр эшләячәк.
«Яшьләр Тукайның образын, аның әсәрләре образларын ничек күзаллый — безгә менә шул кызык булды. Шулай ук, күргәзмәдә татар милли традицияләрен алга сөрүче эшләр дә бар», — дип ачып җибәрде Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова.
Күргәзмәгә 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге рәссамнарның эшләре кабул ителгән. «Күргәзмәне ел башыннан планлаштырган идек. Татарстанның Мәдәният министрлыгына да, Рәссамнар берлегенә дә, шәхси рәссамнарга да мөрәҗәгать иттек», — диде музей җитәкчесе. Казан, Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән төрле жанрларда башкарылган эшләр килеп ирешкән.
«Тукай чыннан да модада ул. Татар музыкасын, татар әдәбиятын уку да модада, бу безне сөендерә. Тукай безнең замандаш. Тукай иҗаты яшьләр буынын да илһамландыра. Яшьләр буыны милли мирасны алдагы буыннарга да таратыр дигән өмет бар», — диде Татарстанның Милли музей генераль директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алиса Вяткина.
ТР Рәссамнар берлегенең идарә рәисе Альберт Шиһабиев стиль һәм сюжет ягыннан күргәзмәнең шактый үзенчәлекле килеп чыкканын искәртте. «Тукай — модада!» — бу инде шигарь генә түгел, безнең яшьләрнең эш юнәлеше дә», — диде.
«Яшьләрнең Тукайны ничек кабул итүе, йөрәк аша ничек үткәрүләре безнең өчен бик кызык. Тукайны һәр яңа буын үзенең замандашы итеп тоя. Бу әдәбиятта сирәк очрый торган феномен. Тукайны укыйсың да, ул бүгенге заман турында язган сыман», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла.
Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова да үз бәясен бирде. «Әле яшьләр эшеннән генә торган күргәзмә булганы юк иде кебек. Сәнгатьнең кайсы юнәлешен алсак та, Тукай һәрвакыт үзенчәлекле сурәтләнде. Сынлы сәнгатьтә бүгенге яшьләр Тукайны заманча күрсәтә, алар ирекле, төсләрне дә ирекле куллана, бу ясау алымнарында да чагыла», — дип белдерде.
«Тукай илһамландырды, мин үз эшләремдә милли, татар-төрки темаларны чагылдырырга тырыштым. „Исәнме?“, „Син әзерме?“, „Кем син?“ дигән сүзләрне төрки руннар һәм гарәп имлясы белән бергә яздым. Рун әлифбасын өйрәнә башладым да, иҗатымда да чагылдыра башладым», — дип сөйләде Истанбул университетында укучы яшь рәссам Айзат Минһаҗ.
Күргәзмәдә коллаж техникасында портретлар, төрле стильдә башкарылган әкият геройлары сурәтләнгән эшләр дә бар.
Гөлнар Гарифуллина