tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз
Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз

Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз

Зур Чирекле урта мәктәбендә “Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Милли чара сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 138 ел булуына багышланган иде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе планы буенча оештырылган кичәдә мәктәп укучылары һәм укытучылары, ата-аналар, авыл җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Әдәби кичәбез күркәм традиция буенча татар халкының гимнын – Г.Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән башланып китте. Аннары мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Галия Ягудина татар халкының шундый бөек шагыйре булуы белән чиксез горурлануы турында сөйләде. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Ягудина белән музыка укытучысы Хава Мавлютова “Г.Тукайның Казандагы музее буенча виртуаль экскурсия” дип аталган презентацияне күрсәттеләр.

“Габдулла Тукай – татар халкының бөек, олуг улы. Аның һәрбер сүзе, чын мәгънәсендә, хәзинә”,- диде Нәсиха Рәфат кызы.

Тантананың хөрмәтле кунагы – татар милли-мәдәни автономиясенең Николаевка район советы җитәкчесе Төкфәт Биктимиров бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чараның ел саен район масштабындагы бәйрәмгә әверелүен билгеләп үтте.

Мәктәп укучылары әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр, туган як, табигать, хезмәтне ярату кирәклеге хакындагы шигырьләрен яңгыраттылар. Ә педагог-китапханәче А.Х.Сөләйманова шагыйрь әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе белән таныштырып үтте.

Тукаебызның татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Балалар бик теләп, ашкынып әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шулай ук татар ашлары һәм милли костюмнар конкурсында, рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Төрле конкурсларда иҗади сәләтләрен күрсәтеп, җиңү бәхетенә ирешкән укучыларны грамоталар һәм истәлекле бүләкләр көтә иде.

Нәсиха ЯГУДИНА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*