
Әлеге фото 1913 елның 13 апрелендә бөек шагыйрьнең вафатына бер көн кала Клячкин хастаханәсендәге палатада төшерелгән. Габдулла Тукай тезләрен куллары белән кочаклап караватта утырып тора. Карават янында кәгазь битләре өелгән түгәрәк өстәл кырые күренеп тора. Фотоның үзендә бернинди дә язулар юк.

Әлеге 1555 елгы бүләкләү грамотасы — Татарстан архивында сакланучы иң борынгы документларның берсе. Грамота Явыз Иван (Иван IV) тарафыннан Свияжск Богородицкий монастыре архимандриты Германга монастырь төзелгәч тапшырыла.