«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Нәсел. Нигез. Йола» дип исемләнгән күргәзмәне күреп калырга ашыгыгыз, чөнки ул сентябрь уртасына кадәр генә эшли.
Карарлык экспонатлар исә байтак. Кеше гомеренең иң матур мизгелләренең берсе – туй йоласына багышланган күргәзмә бит ул.
Беренче залда туй алдыннан була торган ярәшү, килешү, никахка караган экспонатлар булса, икенчесендә туй тантанасы белән бәйле гамәли-бизәү сәнгате әсәрләрен күрергә мөмкин. Ни генә юк монда! Хәситә, чулпы, яка каптырмалары, беләзекләр, чигелгән сөлге, шәмаилләр һ.б. Бу байлык Татарстан Сынлы сәнгать музее һәм Казан Федераль университетындагы Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегеннән, фотолар исә Низами Ибраимовның шәхси тупламасыннан алынган. Тулы костюм комплексларны Г.Камал театрыннан һәм шәхси тупламалардан алып торганнар. Экспонатларны күренекле галимнәребез М.Бакиров, Ф.Җәүһәрова, З.Брусько хезмәтләреннән өзекләр белән шәрехләп үткәннәр. Биредә телебезнең байлыгы да матур чагыла. Әйтик, «белемле кыз – бирнәле кыз», мәкалендә аң-белемнең тормышыбызда нинди зур урын тотканы әйбәт аңлашыла. «Уңган хатын кар өстендә казан кайнатыр» мәкалендә образлы сурәтләү көчле, шуңа күрә бу сүзне бер ишетсәң, мәңге онытмаячаксың. «Егет ат җигешеннән билгеле» мәкалендә хезмәткә дан җырлана. «Йортка кергәнче утка кер», дигәндә исә халык яшь кияүләрне хаталы адымнан ничек оста кисәткән!
Кызганыч, бүген күп йолалар онытылган. Мәсәлән, яучыларның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрдә эш башлаганын күпләребез белми. Сишәмбене исә «буш көн» дип әйтә торган булганнар. Телебезнең матурлыгын күрсәтер өчен яучыларның бер такмагын да язып үтик:
«Синдә дә бар аклы куй.
Миндә дә бар аклы куй.
Куйны куйга кушаек,
Сезнең белән җушаек
(кавышыйк)»…
Яучы алып килгән бүләккә каршы кызның әти-әнисе дә егет йортына бүләк биреп җибәргән. «Аклану» яки «колак сөенчесе» дип йөртелгән бу гадәт.
Яучы ир-атның бер ыштан балагын тездән аста бөкләве, яучы хатынның исә, киресенчә, штан балагын төшерүе турында да әдәби әсәрләрдән һәм галимнәребезнең хезмәтләреннән генә укып беләбез. Матурлык, тигезлек югалган, гаилә корып югалган матурлыкны кайтару мәслихәт, дигән мәгънәне аңлата икән бу гадәт.
Никахтан соң була торган килешү вакытында исә ике яктан әти-әни һәм яучы туй, калым, бирнә мәсьәләләре турында сөйләшә. Бирнәне исә туй алдыннан түгел, кыз кечкенә чакта ук җыя башлыйлар. «Кыз – бишектә, җиһаз – сандыкта» мәкале дә моны раслый.
Никахны исә яшь парларга күз тимәсен өчен яисә бозыктан, явыз көчләрдән саклау максатында күп кешелек туй мәҗлесеннән аерым, яшертен үткәргәннәр, дип яза галимнәребез.
Туй мәҗлесенең үзе турында Карл Фуксның 1844 елда нәшер ителгән китабында күп мәгълүмат бар. Барыннан да бигрәк туй өстәлләренең муллыгы хәйран калдыра. Мәсәлән, галимнең бер туй мәҗлесен сурәтләвендә унсигез төрле ризык санадык: иң беренче итеп кунакларга ак күмәч белән бал һәм май китерәләр, аннары тезелеп китә сарык итеннән пешерелгән токмач ашы, пилмән, кәбестәле озынча пирог, итле пирог, тавык ите һәм күкәйдә әзерләнгән пирог, вакланган сарык ите белән бодай боткасы, суган һәм кызыл серкә белән пешкән сарык ите, аннары кыздырылган ит-балыклар тезелеп китә – сәврүк (севрюга), сарык ите, үрдәк, тавык, күркә, күкәй белән кыздырылган табан балык, кыздырылган корбан балыгы, чәй янына оннан әзерләнгән һәм берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән сигез төрле пирожный. Әле моның белән генә бетми – хуҗабикә һәр кунакка чәй кәгазенә охшаган кәгазь чыгара, – дип язган Фукс бабай. – Һәм кибән рәвешендә, камыр, бал, май, җиләк-җимеш кушып эшләнгән татлы ризык тотып чыга, аны кисәкләргә бүләләр, һәр кунак бер читеннән авыз итеп карый, калганын исә өйдәге халыкка күчтәнәч итеп алып кайтырга дип кәгазьгә төреп янчыгына салып куя, дип татарның сый-нигъмәтләренә хәйран калып язган алман галиме.
Күргәзмәдә тагын 1821 елгы Коръән китабы игътибарны җәлеп итә. Экспозиция Татарстан грантына тормышка ашырылган «Халык иҗатының байлыгы» проектының бер чарасы гына. Грант отучы – «Сафьян» фольклорны өйрәнү һәм халык һөнәрчелеген үстерү төбәк иҗтимагый оешмасы. Күргәзмә узган вакытта «Хәзинә»дә лекция, осталык дәресләре үткәрү каралган. Ә шул арада музей хезмәткәрләре, галимнәрдән бер төркем Татарстаныбыз районнарында халык җәүһәрләрен җыю эшен башкарачак. Аларын да күргәзмәләрнең берсендә күрербез, иншаллаһ.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА
Чыганак: madanizhomga.ru