Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә «Гаилә белән сайлыйбыз!» республика бәйгесе уза. Бәйгедә катнашучылар арасында ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон уйнатыла.
Бер машинаның хуҗасы инде билгеле булды. Әлмәттә яшәүче Маргарита Трегубенко бәйгенең барлык шартларын да үтәп, зур бүләккә ия булды. Маргарита әле безнең хезмәттәшебез дә дә. Ул – «ЮВТ-24» телеканалы корреспонденты. «Минем гомеремдә дә бер әйбер дә отканым юк иде», – дип уртаклашты ул.
Маргарита Треубенко яраткан кешесе һәм балалары белән бергә иртәнге сәгать 7дә үк сайлауга барган. Сайлау участогы каршында фото ясаганнар да, һәрберсе үз эшләре буенча таралышкан.
«Сайлауга бөтен гаилә белән барачакбыз дип, алдан ук килешеп куйдык. Һәрвакыт сайлауларга гаилә белән йөрергә тырышабыз, чөнки киләчәгебезне сайлыйбыз. Мин һәрвакыт сайлауларга барырга өндим. Без киләчәгебезне сайлыйбыз.
Үзем журналист булгач, мин бу бүләк уйнатулар, акцияләр турында һәрвакыт хәбәрдар. Бу юлы гомердә бер тапкыр булса да катнашып карарга булдым. Гаиләм ризалашты, дүртәү бергә фотога төштек. Аннан эшләр буенча таралыштык.
Балалар белән базарга барып килдек. Кайтуга, миңа бик күп смслар килә башлады. Күршебез йөгереп керде, ә мин берни аңлый алмыйм. Мин әле дә ышанып бетә алмыйм, чөнки анда барысы да алдан билгеле дип уйлый идем. Гади кеше автомобиль ота ала дип, ышанмаган да идем. Гаиләбез өчен зур бүләк булды. Бүген республика минем гаиләмә искиткеч бүләк ясады. Без бай гаилә түгел, һәр кешенеке кебек кредитлар, ипотека, бурычларыбыз бар. Бу машина, тавыш бирергә барып, дөрес эшләвебезнең дәлиле булып торачак.
Балаларның ничек сөенгәнен күрсәгез! Сикереп йөриләр, ышанмыйлар. Безгә журналистлар, хезмәттәшләрем килде. Балалар йөгереп чыгып: «Безгә инде машинаны алып килделәрме?» – дип сорыйлар.
Могҗиза бит бу! Бу – зур машина икән, ә зур машинада йөрү – балачак хыялым иде. Минем үземнең машинам искерәк һәм бәләкәй. Үзем 13 еллап руль артында йөрим. Бәләкәй машинада мине юлда гел «кыса» иделәр. Шуңа гел зур машинада йөрергә хыялландым», – дип сөйләде Маргарита.
Котлыйбыз! Бәрәкәтле булсын!