tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә – иң олы таянычыбыз
Гаилә – иң олы таянычыбыз

Гаилә – иң олы таянычыбыз

Үрән авылы китапханәсендә Гаилә елына багышланган очрашу узды.

Гаилә – биш хәрефтән генә торган шушы сүздә тирән мәгънә ята. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз, рухи көч, дәрман бирүче, күңел рәхәтлеге өстәүче серле почмак. Гомер барышында шушы гаилә почмагында без кызыклы юллардан үтәбез һәм аннары аларны сагынып искә алабыз.

Гаилә елына багышланган очрашуда без күңел түрләребездә якты, җылы хатирәләр булып сакланган шатлыклы мизгелләрне бергәләп искә төшерергә булдык. Биш төрле уеннан гыйбарәт булган кичәбезнең беренче биреме “Ромашка уены” дип атала иде. Һәркайсыбыз төрле сорауларга җавап бирдек, тизәйткечләрдә катнаштык, шулай ук мәктәп елларындагы җырларны, шигырьләрне искә төшердек, башваткычлар һәм кроссвордлар чиштек, кыскасы, чын артистларча кыландык инде.

Китапханәдә мондый очрашулар кирәкме соң, дигән соравыма тынгысыз йөрәкле гүзәл затларыбыз бертавыштан, тагын кайчан җыелабыз, дип сорау белән җавап бирделәр.

Күркәм очрашуыбызда шулай ук татар телендәге яңа китаплар белән таныштык һәм милли ризыклар белән тәмләп чәй эчтек.

Мөмкинлектән файдаланып, Гөлсинә апа, Алсу апа, Халидә апа, Гөлкәй апа, Света апа белән Гөлфия апага, шулай ук мәктәп укучылары Зөфәр белән Алиягә рәхмәтләремне җиткерәм.

Эльвира КӘРИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*