tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчете махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен “Гаилә җылысы” хәйрия акциясен башлап җибәрә
“Гаилә” мәчете махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен “Гаилә җылысы” хәйрия акциясен башлап җибәрә

“Гаилә” мәчете махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен “Гаилә җылысы” хәйрия акциясен башлап җибәрә

Казанның “Гаилә” мәчете “Гаилә җылысы” хәйрия акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен посылкалар әзерли. Оештыручылар барлык теләүчеләрне әлеге чарага кушылырга һәм сугышчыларга ярдәм итәргә чакыра!

Акциянең шартлары бик гади: бер пар җылы оекбаш бәйләп, аны Җәүдәт Фәйзи ур., 2нче йорт адресы буенча урнашкан мәчеткә алып килергә кирәк.

“Акция тәмамланганнан соң, без җыелган оекбашларны алгы сызыкта Ватанны саклаучы солдатларыбызга җибәрәчәкбез. Ил сакчыларыбызның яшәү шартларына җылылык өстик, кайгыртучанлык күрсәтик. Әйдәгез, күңел җылысын биреп, изге эшкә тотыныйк”, – дип билгеләп үтәләр мәчеттә.

Акцияне үткәрү вакыты – 2024нче елның 30нчы декабренә кадәр.

Моннан тыш, мәчеттә яңа китапханәне китаплар белән тулыландыру буенча акция дәвам итә. Оештыручылар гыйбадәт кылу белән бәйле һәм милләт үсеше өчен файдалы булган китаплар кабул итә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*