tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: © «Татар-информ», Алинә Бикмуллина
Фото: © «Татар-информ», Алинә Бикмуллина

«Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанның «Гаилә» мәчете 6 февральдән алып 15 апрельгә кадәр «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителүе турында игълан иткән иде. «Гаилә» мәчетендә бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Быел бәйгегә 30дан артык эш килгән. Эшләрне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова һәм фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова, шулай ук «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең коммерцияле автономияле булмаган оешмасы рәисе Айсылу Галиева һәм «ТР Дәүләт архивы»ның шәҗәрәгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлегенең төп архивисты Роза Мөхәммәтянова составындагы жюри бәяли.

Җиңүчеләр исемлеге:

I урын – Диана Насыйрова (Казан);

II урын – Гөлшат Мансурова (Казан), Гәүһәрия Вәлиуллина (Лаеш);

III урын – Финә Сабирҗанова (Саба), Рәзил Сибгатуллин (Түбән Кама), Венера Сәлахетдинова (Кукмара).

Призлы урыннардан кала, жюри карары буенча «Җиңүгә – 80 ел», «Төбәк тарихы сагында», «Тарихта – яшь буын» кебек өстәмә номинацияләр дә булдырылган.

«Җиңүгә – 80 ел» номинациясе җиңүчеләре:

Екатерина Новикова (Казан), Ермолаева Амира һәм Асель (Алабуга).

«Төбәк тарихы сагында» номинациясе җиңүчеләре:

Мансур Ганиев (Түбән Кама), Рафик Насыйров, Марс Хисмәтуллин.

«Тарихта – яшь буын» номинациясе җиңүчеләре:

Әмирхан Ахунҗанов (Чаллы), Алия Галимҗанова (Саба), Ясминә Камалетдинова (Казан), Лилия Закирова (Балык Бистәсе), Муса Насыйбуллин (Казан).

Җиңүчеләргә Коръән китабы, Коръән-лампа, тарихи китаплар, шәмаилләр һәм дипломнар тапшырылды, ә барлык катнашучыларга да сертификатлар әзерләнгән.

Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан үткәрелде.

Камилә Билалова

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*