Актанышта “Пар балдаклар” аллеясы бар. Һәр елның 8 июлендә, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә районыбызның иң үрнәк парларын шушы матур табигать кочагында котлау, халыкка таныту күркәм традициягә әверелде. Быел тантаналы, тәрбияви чара бераз алданрак уза.
Районда “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н алдан үткәрүнең сөенечле сәбәбе бар: балалар йортында тәрбияләнүче 9 ятимне үз канаты астына сыендырган Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе 6,7,8 июльдә Чабаксар шәһәрендә Россиякүләм бәйгедә чыгыш ясаячак.
Әлеге мәртәбәле бәйрәм шулай ук “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышлана. Бүген исә Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе “Пар балдаклар” янында узган тантананы күмәк чыгышлары белән ямьләде, әти-әни барлык балалары белән татар халык биюен башкардылар.

Бер-берсенә карата булган саф мәхәббәтләре еллар дәвамында сыналган үрнәк гаиләләр бик күп районыбызда. Бүгенге бәйрәм нәкъ менә аларга багышланды. Район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева быел 60, 55, 50 еллык туйларын билгеләп үтүче парларның һәрберсенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды.

Бәйрәм тантанасы район мәдәният сарае артистларының, үзешчәннәребезнең тематик җырлары, чыгышлары белән үрелеп барды.

