tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды

Ишеевка район үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда районның үрнәк булырлык гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган бәхетле пар – Рәмис һәм Сания Хисаметдиновлар Ульяновск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алар матур гына гомер итеп ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге татар җанлы гаиләдә халкыбызның милли һәм дини гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын олылап, хөрмәт итеп яшиләр.

“Әби-бабаларыбыз өйрәтеп калдырган йолаларны бала-оныкларыбызга түкми-чәчми тапшырырга тырышабыз”,- ди Ишеевка мәчете мөгаллимәсе Сания хаҗия.

Сания хаҗия Ишеевка мөселманнарын “Өмет” газетасына яздыру буенча да актив эш алып бара.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*