9 мартта Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Оста куллар” күргәзмәсе оештырачак
Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Сельский уют” турбазасына чакыра. Биредә “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак.
Күргәзмә ике юнәлештә була:
- “Күңелем бизәкләре” – кул эшләре (чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр).
- “Тәмле ризык — табын яме!” – татар халкының камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар
Катнашучылар бүләкләнәчәк.
Башлана сәгать 10.00да.
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Илһамия Сәгыйть кызы КӘРИМОВА һәм урынбасары Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.