tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галим Ринат Сәфәров: Дәүләт программалары сүзлекләр әзерләүгә зур этәргеч бирә
Галим Ринат Сәфәров: Дәүләт программалары сүзлекләр әзерләүгә зур этәргеч бирә

Галим Ринат Сәфәров: Дәүләт программалары сүзлекләр әзерләүгә зур этәргеч бирә

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2014 елдан башлап 2024 елга кадәр 35 томлап сүзлек чыккан.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Лексокография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров фикеренчә, сүзлекләр төзү өчен «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы зур этәргеч биргән.

«Әлеге 35 том сүзлек нигездә безнең лексикография бүлеге белгечләре тарафыннан әзерләнде, шул ук вакытта КФУ галимнәре дә, башка бүлек хезмәткәрләре дә катнашты. Ләкин институтның 86 еллык тарихында мондый активлык һәм нәтиҗәлелек беркайчан да булмаган», – диде ул «Интертат» журналистына биргән интревьюсында.

«Дәүләт программасы планын формалаштырганда нәрсә эшли алуыбызны сорыйлар. Без, хезмәткәрләребезнең мөмкинлегеннән чыгып, тәкъдимнәребезне бирәбез. Бәлки, бөтен тәкъдимнәр кабул да ителмидер, ләкин безнең бер проект та кире кагылмады», – ди галим.

Лексикография бүлеге белгечләре 2015-2021 елларда алты томлык «Аңлатмалы сүзлек» әзерләп чыгарды. Аңа параллель рәвештә ел саен берәр сүзлек чыгара киләләр. Шул исәптән, 2019 елда «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» чыкты. Хәзерге вакытта «Синонимнар сүзлеге» буенча эш бара.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*