Татар классигының әлеге үзенчәлекле әсәрен Төркиядә яшәүче милләттәшебез, Карс шәһәренең Кавказ университеты доценты Чулпан Зарипова-Четин тәрҗемә итте.
Бу хакта галимә социаль челтәрдә болай дип хәбәр бирә: “Танылган татар язучысы Галимҗан Ибраһимовнын 1921 елгы ачлык фаҗигасе турында язылган “Адәмнәр” повестен төрек теленә тәрҗемә итеп, фәнни яктан тикшереп Әнкарада “Бәнгү” нәшриятында китап итеп чыгарырга насыйп булды. Төрки дөньяга елларча армый-талмый хезмәт итүче Евразия Язучылар Берлеге рәисе мөхтәрәм Якуп Өмәруглына, китапнын редакторы, Идел буе халыкларынын теле һәм әдәбияты белән бәйле тикшеренүләр үткәрүче галим проф. Бүлент Бәйрәмгә һәм инде үзе дә татар әдәбияты буенча белгеч булып җитешкән, ярдәменнән калдырмаган шәкертем Гөлшаһ Йылмазга рәхмәтләремне белдерәм”.
Г. Ибраһимовның “Адәмнәр”е – уку өчен дә, тәрҗемә өчен дә гади генә әсәр түгел. Төрек укучысына әлеге бәянның бөтен үзенчәлекләрен, тарихи әһәмиятен аңлаешлы, шул ук вакытта югары әдәби кимәлдә җиткерү – катлаулы бурыч. Моңа Чулпан Зарипова-Четин кебек төрек телен камил белгән, тәҗрибәле, үзе әдәбият һәм шушы чор белгече дә, язучы да булган шәхес алынган икән, димәк, төрек кардәшләр әсәрне татар укучысы шикелле үк гыйбрәтләнеп, йөрәге аша үткәреп укыр, дигән өмет зур.
Тәрҗемәче сүзләренә караганда, “Адәмнәр”не тәрҗемә итү кыенлыгы аның пандемия вакытына туры килүе белән дә бәйле. “Нәкъ карантинда бу әсәр өстендә эшләү шактый авыр булды… Иң әһәмиятлесе, башкарып чыгарлык көч бирде Аллаһым, шөкер”. Чулпан Зарипова-Четин төрек укучысын татар әдипләренең тезмә һәм чәчмә әсәрләре белән таныштыру эшендә ике дистә ел буена хезмәт куя. Аның тырышлыгы белән төрек теленә Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Роберт Миңнуллин, Рәмис Аймәт, Зиннур Мансур һ.б., һ.б. шигырьләре тәрҗемә ителде. Прозадан – Гаяз Исхакый, Марсель Гарипов һ.б. Шунысы да әһәмияткә ия, Чулпан ханым язучыларыбызның әсәрләрен тәрҗемә итеп кенә калмый, әдәбиятчы галимә буларак, җентекле әдәби анализ да ясый.
Галимҗан Ибраһимов иҗатын Чулпан Зарипова-Четин күптәннән өйрәнә, мәшһүр язучыбызны төрки дөньяда популярлаштыруга байтак вакытын багышлый. Мәсәлән, 2016 елда аның Әнкарада “Бәнгү” нәшриятында Галимҗан Ибраһимовның татар, башкорт, казакъ халыклары гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен сурәтләгән әсәрләренә анализ буларак язылган монографиясе басылган иде. “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен менә инде унбиш ел дәвамында төрек теленә яратып тәрҗемә итәм, – ди тәрҗемәче галимә. Ул – дәрья кебек тирән һәм киң колачлы шәхес”.
Төрек телендә яңа китап чыгу уңаеннан укучылар, галимнәр, язучылар һ.б. Чулпан Зарипова-Четин аккаунтында берничә сәгать эчендә дистәләгән шәрехләмә калдырырга өлгергән. Татар, төрек, кырым татар, әзәрбайҗан һ.б. милләт вәкилләре аңа котлауларын һәм уңай фикерләрен җиткерә.