tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галия Феткуллова – Мактау тактасында
Галия Феткуллова – Мактау тактасында

Галия Феткуллова – Мактау тактасында

Вешкайма район үзәге лицее директоры Галия Нәкип кызы Феткуллованың исеме “Ульяновск өлкәсе укытучыларының Дан аллеясы” Мактау тактасында урын алды.

Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова “Мәгариф” илкүләм проекты һәм Укытучылар атнасы кысаларында атказанган укытучыларга Мактау тактасына кертелүләре турында таныклыклар тапшырды.

“Дан аллеясы” 2006 елда ачылган иде. Ике дистә елга якын вакыт эчендә ул уку елы дәвамында җитди уңышларга ирешкән мәгариф сферасы хезмәткәрләрен хөрмәтләү, аларны олылау урынына әверелде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*