tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гарәп Әмирлекләре президенты киңәшчесенә борынгы Болгар шәһәрен күрсәттеләр
Фото: kzn.ru
Фото: kzn.ru

Гарәп Әмирлекләре президенты киңәшчесенә борынгы Болгар шәһәрен күрсәттеләр

Казан мэры Илсур Метшин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты киңәшчесе Солтан Бин Хәлифә Әл Нахайян Борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. Нәкъ менә шушы территориядә 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә ислам кабул ителә. Бу хакта Казан мэрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр Идел буе һәм Евразиянең төньягында исламны таратуда төп роль уйнаган халык тарихы күрсәтелгән Болгар цивилизациясе музеенда булудан башланды. Аннары Галиҗәнап Ак мәчетне һәм Россия территориясендәге иң борынгы таш корылмаларның берсе булган Кара пулатны карап чыктылар.

Кунаклар шулай ук Болгар һәм Алтын Урда түрәләре яткан XIII–XIV гасыр мавзолейларында булдылар. Коръән музеенда шәехкә Изге Коръәннең дөньядагы иң зур басма нөсхәсен тәкъдим иттеләр. Галиҗәнапка аның барлыкка килү тарихы һәм Россиянең мөселман халыклары өчен әһәмияте турында сөйләделәр. Илсур Метшин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты киңәшчесе сәфәр барышында мәдәни-дини хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Солтан Бин Хәлифә Әл Нахайян Казанга республика рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Илсур Метшин Галиҗәнапкә Казанның һәм республиканың кертем һәм эшлекле киләчәген тәкъдим итте.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*