Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган чаралар Татар китабы йортында күргәзмә ачылышы һәм «Хәзинә» фильмы белән башланып китте.
«Бездә бүген йорттагыча рәхәт атмосфера – Гариф ага Ахуновның 100 еллыгына багышланган күргәзмә дә «Гаилә хәзинәсе» дип атала. Үзегезне өйдәгечә иркен тотыгыз. Без бүген күргәзмә ачабыз, кино карыйбыз һәм фикер алышабыз», башлап җибәрде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.
Татар китабы йортына килгән тамашачыны Татарстан мәдәният министры исеменнән аның урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде. «Бу музейда, әдәбият музее буларак, аеруча җылы, монда өйдәгечә атмосфера. Безнең бүгенге очрашу сәбәбе гаять зур: әдәбиятта Гариф Ахуновның роле бәяләп бетергесез. Ул безнең мәдәниятнең йөзен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхес», – диде ул.
«Без бүген Гариф Ахуновка багышланган чараларның берсендә катнашабыз. 18 сентябрьдә Гариф Ахуновның туган көне – күп чаралар шушы көнне Арча районында да, Әлмәттә дә, Казанда да үтәчәк», дип мәгълүмат бирде министр урынбасары.
«Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе» күргәзмәсендә Ахуновлар гаиләсе вакытлыча тапшырган ядкәрьләр, шул исәптән, күп санлы фоторәсемнәр урнашкан.
«Күргәзмәнең бер өлеше «Гариф Ахунов һәм Шәриф Камал» дип атала. Гариф Ахунов Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте буенча инсценировка әзерләп, аның сәхнәгә куелуына ирешкән кеше – ул безгә шуның өчен дә кадерле. Гариф Ахуновның улы Рәшит Ахунов «Акчарлаклар»ны русчага тәрҗемә иткән», дип күргәзмә белән таныштырды Айдар Шәйхин.
Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова чыгышында әтисенең гаилә җанлы булуына басым ясады, әтисе өчен гаиләсенең беренче урында булуын әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar