Агымдагы елның 19 апрелендә Когалым шәһәре «Сибирь» Мәдәният йортында «Уйна, гармун! Гармунтуй» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды. Әлеге проектның инициаторы һәм авторы — Ханты-Манси автономияле округы – Югра төбәге татарлары конгрессы рәисе Илнур Мансаф улы Мусин.
Фестиваль төбәкнең төрле почмакларыннан килгән дистәләгән сәләтле башкаручыны берләштерде. Гармун — халык җаны символы буларак, төрле стильләрдә һәм башкару манераларында яңгырады: классик татар көйләреннән башлап, заманча яңгырашлы башкаручыларга кадәр. Чараның аерым үзенчәлеге булып профессиональ артистлар белән беррәттән, башка башкаручылар да катнашуы — бу исә фестивальгә иҗади рух, җанлылык һәм ихлас мохит өстәде.
Фестиваль кысаларында төбәкләрдә татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы исеменнән бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев исеменнән катнашучыларга сәламләү сүзләрен Алмаз Хәлиуллин җиткерде. Ул үз чыгышында мондый чараларның милли үзаңны ныгытудагы, милли коллективларны һәм иҗатны үстерүдәге, яшь буынны мәдәни мирасны саклауга рухландырудагы әһәмиятен ассызыклады.
«Уйна, гармун!» фестивале халык музыкасы, тере аралашу һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Оештыручылар әлеге фестивальнең киләчәктә дә матур традиция булып дәвам итәренә ышаныч белдерделәр.