tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармун – халкыбызның иҗат җимеше
Гармун – халкыбызның иҗат җимеше

Гармун – халкыбызның иҗат җимеше

Татарлар арасында тальян гармуны – киң таралган инструмент. 1860 елларда ук этнографлар гармун турында татар халкына хас музыка коралы, дип язганнар, чөнки аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

Тальян моңнары… Әби-бабаларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйбер булган ул. Тормышның бар ма­турлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моң­нары аша халык күңеленә ирешкән. Тальян гармуны – элеккедән килгән татар го­реф-гадәтләрен һәм көй­лә­рен әлегәчә хәтердә саклап кил­гән искиткеч музыка коралы ул.

Кызганычка, соңгы елларда гармун көйләрен без күбрәк сәхнәләрдән генә ише­­тәбез. Ә әниләр чорында күр­ше-күлән, туган-тумача җыелса, өстәл артында рәхәт­ләнеп җырлашып утырганнар, татар моңы һәм такмак­лары мәҗлеснең күрке булган. Мондый очрашуларга яше дә, карты да ашкынып кил­гән, күңел ачкан, сагышла­рын тараткан, яңа хезмәт көненә дәрт-дәрман туплап рух­ланган. Оста гармунчылар авылның йөзек кашы иде бит.

Менә безнең Иске Усман авылында гына да ул елларда иллеләп гармунчы бар иде. Шул авыр, лә­кин татар җырына бай елларны, оста гармунчыларны искә алу нияте белән социаль тер­нәкләнү бү­ле­гендә «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе уздырылды. Чараның максаты –  онытылып баручы гармун та­вышын авыл урамнарына, клубларына һәм өй­лә­ренә кайтару иде. Мондый ки­чәләр халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыра, милли музыканың аһәңен тоярга өйрәтә һәм, әлбәттә, гармун тартып милли көй чыгару егет кеше өчен никадәр абруйлы икәнлеген күрсәтә!

Безнең авылда гармунчылар һәм гармун моңын яратучылар бар әле. Алай да кичә башында башта гармун тарихын, төрләрен барлап үттек. Авылыбызның алтын куллы остасы Җаниәхмәт ага Шакировны искә алдык. Күренекле гармун ясау остасы Иске Ярмәктә яшәгән Гали Гәрәев тә бит, яшүсмер чагында Җаниәхмәт ага йортында яшәп, гармуннар ясарга өйрәнгән. Авылыбызның барлык гармунчыларында да ул ясаган тальян гармуннары бар иде. Җаниәхмәт ага үз го­мерендә меңләгән гармун ясаган һәм һәркайсының үз йөзе, үз моңы булган.

Шундый осталарның эш­чәнлеге нәтиҗәсендә татар халкының гореф-гадәт­ләре сак­лана да инде. Осталар юк инде арабызда, ә тальянкалары һаман яши һәм Камышлы районының гына түгел, бөтен татар халкының мәдәни мирасы булып санала.

Сүзне ихтирамлы кунак­ларыбызга бирдек. Алар гармун белән бәйле истәлекле  хатирәләре белән уртаклаштылар: ничек итеп гармунда уйнарга өйрәнгәннәр, ничек гармунлы булганнар, авылда нинди кичәләр, табыннар узган, нинди туйлар төшкән… Анда кызыклы хәлләр дә бик күп булган.

Гармунчыларыбыз шушы авылда туып-үскәннәр, тормыш иткәннәр, гаиләләр корып, балаларын үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, гомер буе колхозда хезмәт иткәннәр… Бүгенге көндә алар инде лаеклы ялда. Олы яшьтә булсалар да, авыл тормышында актив катнашалар, туган ягыбызны, авылыбызны чын күнелдән яратып гомер итәләр.

Мөкәтдәс Нуретдинов, Фәр­зетдин Мифтахов, Әсфир Ну­ретдинов абыйлар – 2012 елда Камышлыда үткән беренче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фес­ти­ва­лендә  катнашкан  лаеклы  гар­мунчылар.

Менә бу кичәдә дә абыйлар гармун күрекләрен тартып җибәрүләре булды, авылыбыз  гармун моңына күмелде. Гармунчыларыбыз татар халык көйләренә тезмәләр башкардылар, аерым җыр көйләре, бию көйләре дә уйналды. Моң­нарны аралаштырып,  гар­мун турында шигырьләр сөйләнде.

Биедек тә, җырладык та, матур көйләр дә көйләдек.Онытыла башлаган күп җыр­лар искә төште. Җыр – халыкның киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше бит ул. Татар халык моңын күңел генә тоя, милли  биюләр сәхнә тузанын күтәрә. Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян тавышы булып, үз артыннан ияртә, күңел кылларына кагыла…

Гармунга багышланган ки­чәбез бик тә матур, бик тә күңелле үтте, эчтәлеге дә күңелләребезгә ятышлы булды. Бармакларыннан моң агыла, дигән сүз дөрес икән. Мөкәтдәс, Әсфир, Фәрзетдин агалар, чын күңелебездән рәх­мәт Сезгә! Исәнлектә оч­ра­шулар насыйп булсын! Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә ал­маслардыр. Теләгебез шул – үткәннәрне хәтерләтеп, кү­ңелләрне дәртләндереп, мәң­ге сайрасын гармун!

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*