tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармун моңнары онытылмасын
Гармун моңнары онытылмасын

Гармун моңнары онытылмасын

Дусайда “Урамнарны кабат моңга күмеп, яңгырасын гармун тавышы” дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме узды. Авылда гармунчылар бәйрәме икенче ел рәттән үткәрелде. Быелгысы зуррак форматта оештырылды. Анда 17 баянчы катнашты. Чарага районыбыз гармунчылары гына түгел, күрше-тирә авыллардан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә гармунчылар килгән иде.

– Гармун – бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралы. Без яшь чакта авыл мәҗлесләрендә, кич утырганда, төрле чараларда, концертларда гармун-баянга кушылып җырларга һәм биергә ярата идек. Гармун моңнарын, ни кызганыч, хәзер сирәк ишетәбез. Авылыбызда өлкән яшьтәгеләр санаулы гына калып бара. Аларга яшьлекләрен искә төшерер, яшь буынга матур истәлекләрен тапшырыр өчен шушы бәйрәмне үткәрергә булдык. Авыл гармунчыларын барлау минем хыялым иде, – ди Дусай мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Шакирова.

Узган ел гармунчылар бәйрәмендә Дусай авылына бәйләнеше булган кияү-киленнәрне, балаларны, оныкларнык, оныкчыкларны барлаганнар. Ә быел чарага тирә-күрше авыллардан гына түгел, шәһәрләрдән дә гармунчылар кайткан. Баянчы, гармунчыларның уйнавына сокланып, дәртле көйләргә кушылып җырлап, халык рәхәтләнеп ял иткән. Яшьләр дәртләнеп биегән, ә өлкәннәр яшьлекләрен искә алган.

– Гармун – ир күрке, диләр иде без яшь чакта. Гармун мәхәббәт шаһиты да, хисләрне белдерү чарасы да иде. Сөйгәнең янында гармун үзеннән-үзе телгә килә, бармаклар үзләре төймәләрне сайлый. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә түрдә гармунчы утыра иде. Шулай булмыйча, гармунчы бик затлы кеше иде безнең заманда. Тирә-юньне сихри моңга күмгән вакытларны, яшьлек елларын, их, кайтарасы иде! Бүгенге бәйрәмдә без кабат яшьлегебезгә кайттык. Урамнардан төрле көйләр уйнап, җырлап, көлешеп үткән мизгелләр бүген дә күңелдә саклана, – ди Күбәк авылыннан килгән Хәлил Нәбиев.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*