Тальян язмышы кем кулында? Өметлеме ул? Тальянны табын артыннан олы сәхнәгә күтәрү юллары нинди? Гармун ясау остасы, мәшһүр Җидияр Мөхәяровның укучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат ХАРИСОВ белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
– Тальян ясау серләрен өйрәнергә теләүчеләр, сездән соң бу һөнәрне дәвам итүчеләр бармы? Яшьләр кызыксынамы?
– Яшьләр бик кызыксына дип әйтә алмыйм. Алай да, ике яшь егет килеп өйрәнеп киткән иде, инде менә үзләре тырышып эшләп яталар. Укучыларымның күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Монда килеп өйрәнәләр дә, кайтып, үзләре эшли башлыйлар. Теләге булганнар араны ерак дип тормый – Татарстан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Аннан соң, зур заказлар булганда үземә генә авырга туры килә. Андый чакта ярдәм итүчеләр кирәк. Мин аларга гел әйтәм инде: «Миңа ярдәм итүегез – бер, ләкин сез монда олы мәктәп узасыз, моңа башка беркайда да өйрәтмиләр», – дим. Әле менә өч айлап элек Башкортстаннан киявемне дә алып килдем.
Ләкин гармун ясау – бер әйбер, уйнаучысы кирәк аның. Татар конгрессы да, Мәдәният министрлыгы да, гармун ясагыз әле, дип еш мөрәҗәгать итә. Ярый, дәүләт заказын үтибез, ди, аннан без ясаган гармуннарны тараталар, ди. Бу бик яхшы. Ләкин күп очракта ул гармуннар мәдәният йортларында тик ята бит…
– Уйный белүчеләр аз ягъни?
– Булганнары да – өлкәннәр. Алары да, кызганыч, китеп бара… Татар гармунына примитив дәрәҗәдәге гармун дип карыйлар. Яшь баянчылар тальянны мәҗлесләрдә, табын янында уйнар өчен ясата. Тальян булганда, табын җанлана, диләр. Ә бит аны, Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Фәйзрахманов, Рөстәм Вәлиев, Рәшит Мостафин, Ринат Вәлиев кебек, олы сәхнәгә чыгарырга кирәк!
Гомумән, бүген тальян язмышы – энтузиастлар кулында. Махсус программалар төзеп, сәнгать мәктәпләрендә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында тальянда уйнарга өйрәтә башласалар, бу хәл бераз булса да үзгәрер иде. Башкортстанны алыйк. Анда халык уен кораллары арасында иң абруйлысы – курай. Сәнгать мәктәбендә дә, уку йортларында да балаларны курайда уйнарга өйрәтәләр. Алай гына да түгел, югары белемле курайчылар әзерлиләр. Татарстанда да, ихтыярыйга калдырып түгел, бераз мәҗбүри төсмер өстәсәң, бер дә начар булмас иде.
– Гармун ясаганда, иң авыры нәрсә?
– Хәзер инде аның авыр җире юк шикелле миңа. Бары тик вакытны күп ала торган өлешләре генә бар. Әйтик, иң күп вакытны телләрен ясау ала. Бу – гармунның төп өлеше, аның сыйфаты шуннан тора. Аннан соң, тальян ясаганда, без иске телефон кыңгырауларын кулланабыз, ә аларны табу шактый кыен хәзер. Берсендә Самарадан килгән бер абзыйга шулай дип сөйләгән идем, табып бирде, рәхмәт төшкере. Шуннан соң кияү интернетта утырганда Санкт-Петербургтан бер егет тапты, 200 комплект кыңгырауны аннан кайтарттык. Җае чыгып тора тагын…
– Гармун ясау – керемле кәсепме?
– Гармун ясый башлаганыма 30 елдан артып китте. Элегрәк, Башкортстанда яшәгәндә, төп эшемнән буш вакытта гына ясый идем. Казанга күченгәннән бирле бары тик гармун ясау белән генә шөгыльләнәм. Билгеле, заказлар булса, яшәргә була. Шөкер, бәяләр яхшы – алучы гына булсын. Ләкин ясап, акчасын алдым да бетте түгел шул. Мин аларның язмышы өчен борчылып торам. Уйныйлармы? Тик ятмыймы гармуннарым?
Тагын шунысы бар: заказга ясау ул – күмәк эш, үзенә күрә бизнес була инде. Ә бит мин җиз телле гармуннар да ясыйм. Алары – минем гармуннар. Кызганыч, узган ел андый гармунны бары тик берне генә ясарга насыйп булды.
– Тальянның абруен ничек күтәрергә?
– Әйткәнемчә, тальянны зур сәхнәгә күтәрергә кирәк. Осталарга гына түгел, үзешчәннәргә дә. Аларга, билгеле, ярдәм итәргә кирәк. Районнарда төрле бәйрәмнәр, конкурслар узып торса, гармунда уйнарга өйрәнүчеләр осталыкларын башкаларга күрсәтә алса, тальян күтәрелеп китәр иде. Аннан соң, ни өчен бездә гармун көйләренә биемиләр? Ә халык җырларын ни өчен тальянга кушылып җырламыйлар? Бездә халык җырын да йә баян, йә синтезаторга кушылып җырлыйлар, биюен дә шулай.
– Тальян язмышы өметлеме?
– Ул югалырга тиеш түгел. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Быел ни дә булса эшләнергә тиеш, миңа калса. Мәдәният министрлыгына халык сәнгатен күтәрү юнәлешендә күбрәк эшләргә кирәк. Инструментлар тараттык та бетте түгел. Уйныйлармы, әллә тик ятамы алар – тикшерсеннәр, нинди дә булса таләпләр куйсыннар иде. Уйнамыйлар икән, уйный белә торган кешегә бүләк итәргә кирәк.
Лилия Гыймазова