tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармунчыга сүз әйтмәгез, уйный-уйный остара!
Гармунчыга сүз әйтмәгез, уйный-уйный остара!

Гармунчыга сүз әйтмәгез, уйный-уйный остара!

Балык Бистәсендә район күләм оештырылган “Эх, гармуннар уйный белсәм…” дип исемләнгән фестиваленең чираттагысы, гармун бәйрәме 7 нче февраль көнне Күгәрчен авылында узды.
Урам әйләнгән бертөркем гармунчыларны һәм килгән кунакларны хуҗабикәләр мәдәният йортының бию залында кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар. Кайнар чәй эчеп җылынган һәркемне, төрле авыллардан җыелган гармунчылар түгәрәк уенга чакырды. Бәйрәмнең төп өлеше җитәкчеләрнең хәер-фатихасы белән тамаша залында башланып китте. Чарада катнашучылар төрле номинацияда: гармунда уйнау, үзең уйнап-җырлау, гаиләләр һәм район күләмендә эшләп килүче ансамбльләр чыгыш ясады.
Сәхнәдән яңгыраган тальян гармун моңнары, мәдәният хезмәткәрләренең җыр-биюләре бар халыкка бәйрәм рухы өстәде.
Фестивальнең һәр катнашучысы Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Абдулхарис улы Сатдинов исеменнән диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*